2024 елның 10 сентябрендә «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында кичә ачылган «Kazan Digital Week-2024» халыкара форумы кысаларында «Дәүләт идарәсендә цифрлы технологияләр» секциясе үз эшен уздырды.
Дәүләт идарәсен цифрлаштыруның төп принциплары һәм инструментлары, аның заманча трендлары турында фикер алышуда республика министрлыклары һәм ведомстволары хезмәткәрләре катнашты.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясен җитәкченең беренче урынбасары Илфарт Сафиуллин тәкъдим итте.
Чараны Иннополис университеты Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы белән берлектә оештырды.