Казанның 2 нче татар гимназиясе территориясендә остазлык мәктәбе ачылачак

2024 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Казан шәһәренең Мәскәү районындагы «Казан федераль университеты каршындагы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе» территориясендә остазлык мәктәбен төзүчегә проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.

Техник заказчы булып «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна оешмасы тора. Генераль проектлаучы – «Татинвестгражданпроект» ДУП. Подрядчы – «Ремонт Төзелеш Компаниясе» ҖЧҖ.

Объект төзелеше 2023 елның декабрендә башланган. Гимназиянең яңа дүрт катлы корпусының гомуми мәйданы 3631,70 кв.метр тәшкил итә. Ул 9-11 сыйныфларның 270 укучысына исәпләнгән һәм төп бинаны бушатырга мөмкинлек бирәчәк.

Корпуста спорт һәм тренажер заллары, конференц-зал, күпфункцияле мәйданчык, тавыш яздыру студиясе, грим бүлмәсе, химия лабораториясе, 12 уку кабинеты һәм мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани һәм рәссам Бакый Урманчега багышланган музей бар. Уку йорты тирәсендәге территория төзекләндерелгән. Укучылар өчен йөгерү юллары һәм сикерү чокыры булган спорт мәйданчыгы, воркаут-зона оештырылган. 

Бинада шулай ук халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен дә чаралар каралган. Биредә киртәсез керү узелы, лифт, янгын куркынычсызлыгы зонасы һәм аз хәрәкәтләнүче төркемнәр файдалана алырлык санузел урнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International