Биектаудагы яңа социаль ипотека йортына ярашлылык бәяләмәсе бирелде

2024 елның 3 сентябре, сишәмбе

2024 елның 3 сентябрендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе ТР, Биектау муниципаль районы, Красносельский авыл җирлеге, Биектау тимер юл станциясе бистәсе, Чернышевский ур., 14 йорт адресы буенча урнашкан яңа торак йортка  проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.

Подвалы булган биш катлы йорт бинасы – кирпечтән, мәйданы – 3255 кв. метр. Анда 40 фатир төзелгән, аларның гомуми мәйданы 2800 кв. метр тәшкил итә.

Капиталь төзелеш объектларын төзүче булып «Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды» коммерциясез оешмасы тора.

Техник заказчы – «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна оешмасы. Генераль подрядчы – «Народный Дом» ҖЧҖ. Генераль проектлаучы – «Казанский Промстройпроект» институты ААҖ.

Исегезгә төшерәбез, йорт социаль ипотека республика программасы кысаларында төзелгән, бу «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының төп максатына – гражданнарыбызны арзанлы һәм сыйфатлы торак белән тәэмин итүгә ирешергә мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International