2015 елның 11 аенда (гыйнвардан башлап ноябрьгә кадәрге чорда) ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе республиканың төзелеш объектларында 4147 мәртәбә тикшерү үткәрде, нәтиҗәдә 1660 административ хокук бозу очрагы ачыкланды (беркетмәләр төзелде). 2015 ел башыннан бирле ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе барлыгы 1653 төзелеш объектында күзәтчелек эшләрен алып барды.
Яшел Үзән шәһәрендә Төзүчеләр проспекты буенча 19 номерлы йортка күченүчеләргә ачкычлар тапшырылды, әлеге торак йорт гражданнарны аварияле торактан күчерү буенча социаль программалар нигезендә төзелгән. Гражданнарны аварияле торактан күчерү программасы буенча 39 фатирда яшәүче күчерелгән, 3 фатир Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм 11 фатир социаль ипотека программасы буенча тапшырылган.
Торак йортны ачу тантанасында ТКХ үзгәртеп коруга теләктәшлек фонды – дәүләт корпорациясенең күзәтчелек советы рәисе Сергей Степашин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин һәм Яшел Үзән шәһәре мэры Александр Тыгин катнашты.
Әлеге 9 катлы 105 фатирлы йорт гражданнарны аварияле торак фондыннан күчерү өчен төзелгән. Торак биналарның гомуми мәйданы 5818 кв.м. тәшкил итә. Фатирлар чиста төзеклек белән башкарылган.
ТКХ үзгәртеп коруга теләктәшлек фонды – дәүләт корпорациясенең күзәтчелек советы рәисе Сергей Степашин торак программаларын үтәүнең әһәмиятле булуын билгеләп үтте. Ул яңа күченүчеләрне котлады, аларга яңа торакларында бәхетле гомер теләде.
Тантанадан соң мактаулы кунаклар бер фатирны карады һәм биредә яшәячәк кешеләр белән аралаштылар.
ТР Төзелеш министрлыгы матбугат хезмәте
Бүген ТР Хөкүмәте йортында уздырылган ТР Министрлар Кабинеты утырышында төзелеш һәм объектларны капиталь төзекләндерү буенча 2015 ел йомгаклары һәм 2016 елга бурычлар каралды. Утырышта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Дәүләт корпорациясе – Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм фондының күзәтчелек советы рәисе Сергей Степашин, әлеге фондның генераль директоры Константин Цицин, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин катнашты.
Яшел Үзән шәһәренең Төзүчеләр проспектында урнашкан 105 фатирлы торак йорт ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының техник регламентларның (нормаларның һәм кагыйдәләрнең), башка норматив-хокукый актларның һәм проект документларының таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелегенә карата таләпләргә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителешенә карата таләпләргә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе алды. Аварияле торактан күчерү программасы буенча торгызылган торак йортның төзүчесе – "Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы торак фонды".
ТР ДТКИ матбугат хезмәте
РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында гражданнарны аварияле торак фондыннан күчерү буенча төзелә торган торак объектларының сыйфатын контрольдә тоту буенча күпбаскычлы система булдырылды. Ул йортларны файдалануга тапшырганчыга кадәр бозуларны ачыкларга һәм аларны оператив тәртиптә бетерергә ярдәм итә.
Чаллы шәһәренең Мәләкәс арты микрорайонындагы Сарман тракты буенча 210 фатирлы 9 катлы торак йорт ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының техник регламентларның (нормаларның һәм кагыйдәләрнең), башка норматив-хокукый актларның һәм проект документларының таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелегенә карата таләпләргә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителешенә карата таләпләргә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе алды. Объектны төзүче -"ТНГС-И финанс-сәнәгать төркеме" ҖЧҖ, йортның гомуми мәйданы - 15 813,6 кв. метр.
Өлешләп төзү турындагы законнарны камилләштерүгә юнәлдерелгән закон проекты РФ Дәүләт Думасына кертелде. Россия Хөкүмәтенең тиешле әмернамәсе 15 декабрьдә Министрлар Кабинеты сайтында бастырып чыгарылды. Закон проекты РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы тарафыннан эшләнгән.
Документ нигезендә гамәлдә булган өлешләп төзү турындагы законнарга үзгәрешләр кертү планлаштырыла һәм ул өлешләп төзүдә катнашучыларның хокукларын яклауга юнәлдерелгән.
Аерым алганда, закон проектында гражданнарның акчаларын җәлеп итеп төзүчеләрнең мәгълүмати яктан ачык булуын тәэмин итү, шулай ук мондый компанияләрнең Бердәм электрон реестрын алып бару күздә тотыла.
Шулай ук закон проекты белән төзүчеләргә карата, шул исәптән аларның хосусый капиталының күләменә карата да таләпләрне катгыйландыру һәм өлешләп төзүдә катнашучыларның акчаларын максатчан куллануны кертү планлаштырыла. Шул ук вакытта өлешләп төзү өлкәсендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) өчен җаваплы булган РФ башкарма хакимияте органнары төзүче тарафыннан акчаларны максатчан куллануны контрольдә тотуны көчәйтүдә тагын да күбрәк вәкаләтләр алачак.
Өлешләп төзүдә катнашучыларның хокукларын тәэмин итү буенча альтернатив чара буларак документ граждан-соинвесторларның акчалары урнаштырылачак эскроу счетларын ачып, төзелешне банк тарафыннан проект финанславы механизмнарыннан файдалану мөмкинлеген билгеләячәк.
Россиянең Төзелеш министрлыгы
Халыкара инвалидлар көненә багышланган декада кысаларында ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясендә сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә социаль ярдәм итүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрелде, аларның проблемаларына игътибар юнәлтелде.
Капиталь төзелеш объектларын төзү һәм реконструкцияләү барышына республика күләмендә дәүләт төзелеш күзәтчелеген башкарганда Татарстан Республикасы шәһәрләрендә һәм районнарында социаль-мәдәни һәм торак-көнкүреш объектларына мөмкинлекләре чикле кешеләрнең каршылыксыз үтеп керә алуын тәэмин итү өчен шартлар тудыру таләпләренең үтәлешенә аеруча зур игътибар бирелде.
Шулай ук ТР ДТКИ барлык территориаль органнарында хәйрия акцияләре үткәрелде, өлкәннәр һәм балалар өчен әдәби китаплар җыелды. Китаплар, шулай ук татлы бүләкләр “Кояшкай” (Чаллы ш.) мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенә, Чаллыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортка, Түбән Кама районы һәм шәһәренең “Инвалид балаларның ата-аналары һәм опекуннары ассоциациясе” иҗтимагый оешмасына, Дәрвишләр бистәсендәге балалар йорты-интернатына тапшырылды.
“Россия гаиләсе өчен торак” программасын тормышка ашыру вакыты 2017 елның 31 декабренә кадәр озайтылды. Тиешле үзгәрешләр Хөкүмәтнең 404 номерлы Карарына кертелде. Бу турыда 11 декабрьдә Россия Федерациясенең Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык министры Михаил Мень Ульян өлкәсендәге эш сәфәре вакытында хәбәр итте.
Татарстан Республикасында, ТР буенча Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматларына караганда, 2015 елның январь-декабрь айларында 44 бәхетсезлек очрагы булган, шул исәптән 28 - авыр имгәнү, 16 - үлемгә китергән. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында ТР муниципаль районнары белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде, киңәшмә эшендә шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.