РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында гражданнарны аварияле торак фондыннан күчерү буенча төзелә торган торак объектларының сыйфатын контрольдә тоту буенча күпбаскычлы система булдырылды. Ул йортларны файдалануга тапшырганчыга кадәр бозуларны ачыкларга һәм аларны оператив тәртиптә бетерергә ярдәм итә.
“Безгә җитешсезлекләрне генә ачыклап калмыйча, фактта кешеләргә сыйфатсыз торак бирүне чикли торган контрольлек системасын төзү мөмкин булды”, – диде Россия Төзелеш министры урынбасары Андрей Чибис.
Гражданнарны аварияле торак фондыннан күчерү программасы буенча торак биналарның сыйфатын тикшерү берничә этапта һәм берничә дәрәҗәдә башкарыла. РФ субъектлары һәм ТКХ үзгәртеп коруга теләктәшлек фонды арасында имзаланган өстәмә килешүләр нигезендә төбәкләр төзелеш күзәтчелеген башкарырга бурычлы, ә торак биналарны сатып алу һәм төзү буенча шартнамәләрне алар бары тик уңай дәүләт экспертиза бәяләмәсе булган очракта гына төзи алачаклар. Моннан тыш, төзелештәге барлык этапларны да җитди контрольдә тотарга хәзер дәүләт торак инспекциясе органнары да бурычлы. “ДТИ җитәкчеләренә төбәктә аварияле торактан күчерү программасына эләгә торган барлык объектларны да даими тикшереп тору йөкләмәсе бирелде. Ачыкланган барлык җитешсезлекләр турында торак инспекторлары субъект башлыгына һәм РФ Баш дәүләт торак инспекторына оператив тәртиптә җиткереп торырга тиешләр”, – дип ассызыклады Андрей Чибис.
2015 елның октябреннән башлап, Россия Төзелеш министры боерыгы нигезендә, барлык мөрәҗәгатьләр өчен дә бердәм “кайнар линия” булдырылган. Федераль ведомство башлыгы урынбасары сүзләренә караганда, шикаятьләр саны арткан, ләкин бу фаразланган үсеш. “Без бу адымнарга белә торып бардык – “кайнар линия” ачуның һәм аның турында мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат таратуның мөрәҗәгатьләр артуына китерәчәген аңлап эш иттек. Һәм без максатка ирештек: бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калдырылмый”, – дип сөйләде Андрей Чибис.
Ул шулай ук төбәкләргә программада катнашучы йортларда шикаять калдыру өчен элемтә телефоннары белән мәгълүмат элмә такталарын урнаштыру йөкләмәсе бирелгәнлеге хакында да өстәде. Моннан тыш, ТКХ реформасы сайтында төзелгән йортларны файдалануга тапшыру өчен рөхсәтләр бирүгә скан-күзәтү урнаштырыла башлаган. Бүгенге көндә анда 46 РФ субъектында 1317 йортка (20%) карата документлар урнаштырылган. 2016 елның 1 февраленә кадәр сайтта барлык субъектлар буенча да мәгълүмат урнаштырылачак һәм реестрдан гавами файдалану мөмкин булачак. “Дөрес булмаган мәгълүмат өчен төбәкләрнең финанс ягыннан җаваплы булачакларын аңларга кирәк – һәр очрак өчен 500 мең сум күләмендә”, – дип билгеләде Андрей Чибис.
РФ Төзелеш министры урынбасары сүзләренчә, күрелгән чаралар бер яктан төбәкләрдән оператив рәвештә мәгълүмат алырга, ә икенче яктан аварияле торактан күчерү программаларын тормышка ашыруны тәэмин итүче һәркем өчен үз эшен сыйфатлы итеп һәм вакытында башкарырга мөмкинлек бирәчәк. Ул шулай ук 2014 елдан башлап 3,9 млн. кв. метр мәйданнан 254 790 кешенең күчерелүе хакында һәм инде 2015 ел азагына кадәр тагын 1,4 млн. кв. метр мәйданнан 92 720 кешене күчерү планлаштырылуы хакында да әйтте. “Фараз кылырга, әлбәттә, иртәрәк, ләкин, шуңа да карамастан, без программа үтәлер дип өметләнәбез”, – диде Андрей Чибис.
РФ Төзелеш министрлыгы