“Россия гаиләсе өчен торак” программасын тормышка ашыру вакыты 2017 елның 31 декабренә кадәр озайтылды. Тиешле үзгәрешләр Хөкүмәтнең 404 номерлы Карарына кертелде. Бу турыда 11 декабрьдә Россия Федерациясенең Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык министры Михаил Мень Ульян өлкәсендәге эш сәфәре вакытында хәбәр итте.
“Россия төбәкләре Программага әкренләп кенә кертелде, моның үзенең объектив сәбәпләре бар иде, шул исәптән, икътисади чынбарлыкның үзгәреше. Әмма Программага кызыксыну бар, - дип белдерде ведомство хуҗасы. – Шуның өчен Программаны тормышка ашыру выкытын тагын ярты елга – 2017 елның ахырына кадәр озайту турында карар кабул ителде.
Шулай ук, министр әйтүенчә, РФ субъектлары дәүләт хакимияте органнары өчен “Россия гаиләсе өчен торак” программмасы кысаларында өлешләп төзү этабында торак алу мөмкинлеге барлыкка килде. Моннан тыш, Ерак көнчыгыш федераль округы төбәкләре өчен бер проект кысаларындагы комплекс төзелешнең торак тапшыру күләме критериясе 5 мең квадрат метрга кадәр киметелде. “Программмага үзгәрешләр керткәндә РФ кайбер субъектларының теләкләре һәм РФ Торак ипотекасы буенча кредитлаштыру агентлыгы тәгъдимнәре исәпкә алынды. Россия Төзелеш министрлыгы матбугат хезмәте