Яшел Үзән шәһәрендәге 105 фатирлы торак йорт ярашлылык турында бәяләмә алды

2015 елның 17 декабре, пәнҗешәмбе

Яшел Үзән шәһәренең Төзүчеләр проспектында урнашкан 105 фатирлы торак йорт ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының техник регламентларның (нормаларның һәм кагыйдәләрнең), башка норматив-хокукый актларның һәм проект документларының таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелегенә карата таләпләргә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителешенә карата таләпләргә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе алды. Аварияле торактан күчерү программасы буенча торгызылган торак йортның төзүчесе – "Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы торак фонды".

ТР ДТКИ матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International