Өлешләп төзү турындагы законнарны камилләштерүгә юнәлдерелгән закон проекты РФ Дәүләт Думасына кертелде. Россия Хөкүмәтенең тиешле әмернамәсе 15 декабрьдә Министрлар Кабинеты сайтында бастырып чыгарылды. Закон проекты РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы тарафыннан эшләнгән.
Документ нигезендә гамәлдә булган өлешләп төзү турындагы законнарга үзгәрешләр кертү планлаштырыла һәм ул өлешләп төзүдә катнашучыларның хокукларын яклауга юнәлдерелгән.
Аерым алганда, закон проектында гражданнарның акчаларын җәлеп итеп төзүчеләрнең мәгълүмати яктан ачык булуын тәэмин итү, шулай ук мондый компанияләрнең Бердәм электрон реестрын алып бару күздә тотыла.
Шулай ук закон проекты белән төзүчеләргә карата, шул исәптән аларның хосусый капиталының күләменә карата да таләпләрне катгыйландыру һәм өлешләп төзүдә катнашучыларның акчаларын максатчан куллануны кертү планлаштырыла. Шул ук вакытта өлешләп төзү өлкәсендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) өчен җаваплы булган РФ башкарма хакимияте органнары төзүче тарафыннан акчаларны максатчан куллануны контрольдә тотуны көчәйтүдә тагын да күбрәк вәкаләтләр алачак.
Өлешләп төзүдә катнашучыларның хокукларын тәэмин итү буенча альтернатив чара буларак документ граждан-соинвесторларның акчалары урнаштырылачак эскроу счетларын ачып, төзелешне банк тарафыннан проект финанславы механизмнарыннан файдалану мөмкинлеген билгеләячәк.
Россиянең Төзелеш министрлыгы