Яшел Үзәндә яңа йорт тапшыру тантанасы булды

2015 елның 17 декабре, пәнҗешәмбе

Яшел Үзән шәһәрендә Төзүчеләр проспекты буенча 19 номерлы йортка күченүчеләргә ачкычлар тапшырылды, әлеге торак йорт гражданнарны аварияле торактан күчерү буенча социаль программалар нигезендә төзелгән. Гражданнарны аварияле торактан күчерү программасы буенча 39 фатирда яшәүче күчерелгән, 3 фатир Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм 11 фатир социаль ипотека программасы буенча тапшырылган.

Торак йортны ачу тантанасында ТКХ үзгәртеп коруга теләктәшлек фонды – дәүләт корпорациясенең күзәтчелек советы рәисе Сергей Степашин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин һәм Яшел Үзән шәһәре мэры Александр Тыгин катнашты.

Әлеге 9 катлы 105 фатирлы йорт гражданнарны аварияле торак фондыннан күчерү өчен төзелгән. Торак биналарның гомуми мәйданы  5818 кв.м. тәшкил итә. Фатирлар чиста төзеклек белән башкарылган.

ТКХ үзгәртеп коруга теләктәшлек фонды – дәүләт корпорациясенең күзәтчелек советы рәисе Сергей Степашин торак программаларын үтәүнең әһәмиятле булуын билгеләп үтте. Ул яңа күченүчеләрне котлады, аларга яңа торакларында бәхетле гомер теләде.

Тантанадан соң мактаулы кунаклар бер фатирны карады һәм биредә яшәячәк кешеләр белән аралаштылар.

 

ТР Төзелеш министрлыгы матбугат хезмәте

 



 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International