Чаллыдагы торак йорт ярашлылык турында бәяләмә алды

2015 елның 15 декабре, сишәмбе

Чаллы шәһәренең Мәләкәс арты микрорайонындагы Сарман тракты буенча 210 фатирлы 9 катлы торак йорт ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының техник регламентларның (нормаларның һәм кагыйдәләрнең), башка норматив-хокукый актларның һәм проект документларының таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелегенә карата таләпләргә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителешенә карата таләпләргә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе алды. Объектны төзүче -"ТНГС-И финанс-сәнәгать төркеме" ҖЧҖ, йортның гомуми мәйданы - 15 813,6 кв. метр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International