“Йөрәктән йөрәккә”. Инвалидлар декадасы кысаларындагы чаралар

2015 елның 15 декабре, сишәмбе

Халыкара инвалидлар көненә багышланган декада кысаларында ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясендә сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә социаль ярдәм итүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрелде, аларның проблемаларына игътибар юнәлтелде.

Капиталь төзелеш объектларын төзү һәм реконструкцияләү барышына республика күләмендә дәүләт төзелеш күзәтчелеген башкарганда Татарстан Республикасы шәһәрләрендә һәм районнарында социаль-мәдәни һәм торак-көнкүреш объектларына мөмкинлекләре чикле кешеләрнең каршылыксыз үтеп керә алуын тәэмин итү өчен шартлар тудыру таләпләренең үтәлешенә аеруча зур игътибар бирелде.

Шулай ук ТР ДТКИ барлык территориаль органнарында хәйрия акцияләре үткәрелде, өлкәннәр һәм балалар өчен әдәби китаплар җыелды. Китаплар, шулай ук татлы бүләкләр “Кояшкай” (Чаллы ш.) мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенә,  Чаллыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортка, Түбән Кама районы һәм шәһәренең “Инвалид балаларның ата-аналары һәм опекуннары ассоциациясе” иҗтимагый оешмасына, Дәрвишләр бистәсендәге балалар йорты-интернатына тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International