Санитар-экологик икеайлык үткәрелүе хакында

2017 елның 5 мае, җомга

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2017 елның 1 апреленнән башлап 31 маена кадәр Татарстан Республикасында торак пунктларның территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык турындагы 21.03.2017 ел, № 527-р боерыгын үтәү максатында ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе тарафыннан төзелешкә дип бүленгән җир кишәрлекләренең тиешенчә санитар-экологик торышта булуына һәм төзелеш мәйданчыкларыннан төзелеш калдыкларының калдыкларны урнаштыру объектларына үз вакытында чыгарылуына карата күзәтчелек башкарыла.

2017 елның 2 маена карата Инспекция тарафыннан административ хокук бозулар турында 45 беркетмә төзелде, гомуми 690 мең сумлык штрафлар салынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International