Мамадыш районында яңа торакка күченүне бәйрәм иттеләр

2017 елның 10 мае, чәршәмбе

9 Майда “Мамадыш” совхозы авылында Набережная урамы буенча дүрт йортка 15 гаилә күченде. Аларның барысы да – “Арендалы торак” программасында катнашучылар. Бәхетле гаиләләрне яңа торак урыннары белән Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов котлады. Торакларның барысы да тормыш өчен бөтен кирәк-ярак белән тәэмин ителгән, дип сөйли яңа хуҗалар. Ишегалларында балалар өчен уен мәйданчыклары һәм машина кую урыннары бар. “Арендалы торак” программасы буенча Мамадыш районында тагын дүрт йорт торгызылачак, аларның икесен җәен файдалануга тапшырырга планлаштыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International