Бүген Циолковский урамында Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программасы буенча төзелгән күпфатирлы йорттан Бөек Ватан сугышы фронтовикларына һәм сугышта катнашканнарның тол хатыннарына торак тапшыру тантанасы булды. 20 кеше яңа фатирлы булу бәхетенә лаек булды.
Фронтта булганнарны яңа фатирга күчүләре белән котлап, аларга бүләкләр тапшырырга Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров килде. Район башлыгы аларга бәхет, сәламәтлек һәм озын гомер теләп, республика җитәкчелегенә ярдәм өчен, ә төзүчеләргә сыйфат һәм тиз арада төзелгән йорт өчен рәхмәт белдерде.
Белешмә:
Программаны тормышка ашыру башыннан алып барлыгы 247 Бөек Ватан сугышы ветераны торак шартларын яхшырткан. Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды программа кысаларында торак йортлар төзелешендә инвестор булып тора. Җаваплы төзүче – “Строй сервис” ҖЧҖ.