Торак шартларын яхшыртуга бәйле мохтаҗ Бөек Ватан сугышы ветераннарының агымдагы чираты 2017 елда тулысынча бетереләчәк

2017 елның 3 мае, чәршәмбе

Төбәкләрдә агымдагы елда 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итүгә 4,5 млрд.сум каралган. Бу хакта 2 майда Россия Федерациясенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Михаил Мень “Аргументы и факты” газетасына интервьюда хәбәр итте.

Министр искәртеп үткәнчә, 8 елда, федераль бюджеттан Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итүне финанслау нәтиҗәсендә, барлыгы 300,4 мең сугыш ветераны һәм аларның гаилә әһелләре торак белән тәэмин ителгән. “Билгеләп үтим: бүген илнең 26 субъектында барлык инвалидлар һәм сугышта катнашканнар торак белән тәэмин ителде инде”, - дип белдерде Михаил Мень.

Ведомство башлыгы билгеләп үткәнчә, 2017 елның 1 апреленә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ  Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидларының саны 278 кеше тәшкил итә, вафат булган Бөек Ватан сугышы ветераннарының гаилә әһелләре  – 4403 кеше. “Быел алар барысы торак белән тәэмин ителәчәк һәм бүгенге чират тулысынча бетереләчәк”, – дип ассызыклады министр.

Белешмә: Хәзерге вакытта Бөек Ватан сугышы ветераннарын, вафат булган (үлгән) инвалидларының һәм сугышта катнашканнарның гаилә әһелләрен торак чиратына бастыру дәвам итә. Торак төзелешенә яки сатып алуга бер тапкыр бирелә торган акчаны түләү турында сертификатны гамәлгә ашыру срогы Россия Федерациясе субъекты тарафыннан билгеләнә һәм 6-9 айга кадәр вакытны үз эченә алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International