РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Никита Стасишин 28 апрель көнендә өлешләп төзүдә катнашучы, төзүчеләрнең үз вазыйфаларын үтәмәүләре аркасында зыян күргән гражданнарның хокукларын яклау мәсьәләсендә россиякүләм селектор киңәшмәсен үткәрде. Ведомство башлыгы урынбасары белдергәнчә, РФ субъектлары тарафыннан алданган өлешчеләрне яклау чараларының үтәлешен Россиянең Төзелеш министрлыгында махсус контрольгә алачаклар.
Никита Стасишин сүзләреннән аңлашылганча, 2016 елда хокуклары торгызылган, алданган өлешчеләрнең гомуми саны 8,3 мең кеше тәшкил иткән. Проблемалы саналучы 84 объект төзелеше тәмамланган. Ләкин, 1 апрельгә булган мәгълүматлар буенча, илнең 66 төбәгендә намуссыз төзүчеләр тарафыннан ташлап калдырылган тагын 743 объект бар.
Алданган гражданнарның хокукларын яклау буенча чараларны тормышка ашыру РФ субъектындагы беренче затның җаваплылыгына һәм 2017 елда губернаторлар эшендә төп нәтиҗәлелек күрсәткечләренә әверләчәк, дип ышана Никита Стасишин. “Тупланган проблемалы объектлар проблемасын хәл итү, яңалары барлыкка килүгә юл куймас өчен, без барлык дәрәҗәләрдә дә субъектларга ярдәм итәргә әзер”, – диде ул.
Селектор барышында РФ субъектларыннан килүче вәкилләр билгеләп узганча, иминиятләштерүче компанияләрдән түләүләрне алуга ирешү җитди проблемаларның берсе булып тора. Берничә төбәк, асылда Мәскәү белән Саратов өлкәсе, иминият түләүләренең түләнмәве, ә иминиятләштерүче компанияләрнең иминият очрагы буенча түләүләрдә банкротлыкка төшү процедурасын хуп күрүе хакында белдерде.