9 майда Бөек Ватан сугышында Бөек җиңү көне билгеләп үтелә

2017 елның 5 мае, җомга

9 май – Россиядә фашистлар Германиясенә каршы барган сугышта Җиңү көне. Бу җиңү безнең халыкка бик авыр бирелде, миллионнарча кешеләрнең гомерләре өзелде, язмышлары яраланды. 9 май көнендә без үзебезнең ветераннарны – алар аркасында илебез җиңеп, фашистлар армиясеннән котылырга булышканнарны хөрмәтлибез. Без җиңдек!

Татарстан Республикасының Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе хөрмәтле Ветераннарны, безнең яраткан бабайларыбызны һәм әбиләребезне чын йөрәктән Җиңү Көне белән тәбрик итә. Бу бәйрәм безнең йөрәкләргә батырлык һәм каһарманлык символы булып кереп калды. Сугыш кагылып үтмәгән бер генә гаилә дә юк. Яу кырларында ятып калган ватандашларыбызны хәтерлибез. Тылда Җиңү яулаган бөек тыл хезмәтчәннәренең дә батырлыкларын беләбез. Үзен Ватанга хезмәт итүгә багышлаган барлык буын яклаучыларына рәхмәтле без.

Бөек Җиңү бәйрәме белән, хөрмәтле Ветераннар!

Сезгә мәрхәмәт, иминлек һәм күк йөзенең тыныч булуын телибез!

 9 майда Казанда, Бөек Җиңүнең 72 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, ел саен үтә торган “Үлемсез полк” узачак. Анда катнашучыларны җыю эше Карл Маркс урамы белән Толстой урамы кисешкән урында булачак. Шул урыннан полк шәһәрнең үзәк урамнары буенча узачак: Карл Маркс урамы буенча, Лобачевский урамы аша, “Черек күл” паркы янәшәсеннән һәм Кремль урамы буйлап үтәчәк. “Үлемсез полк”ның хәрәкәт итү юлы Меңьеллык мәйданында төгәлләнәчәк, анда барлык катнашучыларны зур тамашалы интерактив программа көтә, халык караокесы элементлары белән “Җырлаучы Казан” проектының меңенче хор проекты чыгыш ясаячак.

Россиякүләм акция 15.00 сәгатьтә старт алыр дип планлаштырыла. Татарстан башкаласы буенча үтеләчәк барлык маршрутның озынлыгы ике киломтердан артык булачак. Процессиягә мәйданы 200 квадрат метрдан зуррак булган иң зур Җиңү Әләме җитәкчелек итәчәк. “Үлемсез полк-2017” акциясендә катнашырга теләк белдерүчеләр саны – республикада яшәүчеләр һәм килгән туристлар арасыннан 100 000 кеше. Шәһәрнең яшьләр иҗтимагый берләшмәләре дә актив катнашачак. Бу хәрәкәтне оештыруда 500дән артык волонтер ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International