23 февраль – Ватанны Чернобыль АЭСенең атом контрольлегеннән чыгуы нәтиҗәләреннән склаучылар көне дә. Авария китереп чыгарган күренешләргә каршы көрәшүчеләрнең батырлыгы җәмгыятьнең байлыгына әверелде. 1986-1990 елларда Чернобыль АЭСендә булып узган һәлакәтнең нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар радиациянең кешеләргә һәм табигатькә булган зарарлы тәэсирен киметү өчен хәлдән килгәнне дә, килмәгәнне дә эшләде.
2017 башланганнан бирле Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан төзелештә хезмәтне саклау өлкәсендә 185 тикшерү уздырылган. «Татарстан Республикасы төзүчеләре бергәлеге» үзлегеннән җайга салынучы оешмасы тарафыннан оешманың 18 әгъзасына тикшерү уздырылган.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Киңәшмәдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Ирек Фәйзуллин барысын да иминлек техникасы нормаларын һәм кагыйдәләрен үтәү өлешендә төзелеш комплексы оешмалары белән эшне көчәйтергә, кирәкле чаралар күрергә, контроль-күзәтчелек органнарына – төзелүче объектларны тикшерүне дәвам итәргә өндәде.
Аннары Ирек Фәйзуллин Татарстан районнарында авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү программасын гамәлгә ашыруның барышы турында сөйләде.
Киңәшмә барышында Рөстәм Миңнеханов федераль массакүләм мәгълүмат чараларының республикада авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү вәзгыятенә кагылышлы тәнкыйте турында әйтеп узды. Рөстәм Миңнеханов барлык ведомстволарга да бу мәсьәләгә җитди игътибар бирергә кушты. Аның фикеренчә, барлык документацияне җыярга, йортларны тикшереп чыгу турында һәм йортларның торышы турында экспертиза актларын булдырырга, шулар нигезендә биналарны авария хәлендәге торак фондына кертергә кирәк.
«НТВ республикада авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү вәзгыятенә кагылышлы тәнкыйть тапшыруы күрсәтте, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Тәнкыйтькә мөнәсәбәт белдерер өчен безнең нигезләнгән дәлилләребез юк. Шунда яшәүчеләр йортларын үзләре авария хәлендә түгел дип санаганга күрә, без тикшерүләрдән соң аларны авария фондыннан төшереп калдырган идек. 1 меңнән артык йорт программадан төшереп калдырылды. Барлык бу йортларны аннары капиталь ремонт программасына керттек. Бүген бу мәсьәлә буенча барлык булган материалларны җыярга кирәк. Әлбәттә, теләсә кем, урамнан узып баручы һәр кеше «монда, бу йортта яшәп була әле» дияргә мөмкин. Бер кеше бу йортта яшәргә мөмкин дисә, калган 20 кеше юк дияргә мөмкин. Моның өчен бит махсус комиссияләр бар. Шуңа күрә комиссияләр карарларыннан чыгып эш итәргә кирәк. Барлык документлар да, шул исәптән комиссияләр каралары да Татарстан Республикасы Хөкүмәтендә һәм Прокуратурада булырга тиеш».
Аннары Ирек Фәйзуллин план буенча торакны гамәлгә кертү турында мәгълүмат бирде. 17 февральгә республикада 389,7 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, ягъни еллык планның 16,2%ы.
Социаль ипотека программасы буенча 35 мең кв. метр мәйданда 693 фатирлы 14 йорт файдалануга тапшырылган, шул исәптән үткән ике атнада – 4,6 мең кв. метрлы мәйданда 89 фатирлы 3 йорт (Югары Ослан районы – 2, Лениногорск районы – 1).
Тулаем соципотека программасы буенча 197 объекттан 86 объект әзер диярлек; уртача әзерлектә – 45 объект; 66 объектта эшләр күп әле.
2017 елда аренда торагы программасы кысаларында гомуми мәйданы 22,6 мең кв. метр булган 13 торак йорт төзү планлаштырылган. Бүгенгә 3 объект эксплуатациягә кертелгән. 10 объект буенча хәлләр түбәндәгечә: 7 объектта төзелеш-монтаж эшләре төгәлләнгән; 2 объектта эчке эшләр бара, инженер системалары монтажлана; 1 объектта диварлар корыла.
Республикада Бөек Ватан сугышы 98 ветераны өчен 19 йорт төзелә, эшләр төрле дәрәҗәдә. Шул исәптән 6 объект тәмамланган (Казан, Чаллы шәһәрләре, Бөгелмә, Зеленодольск, Лаеш районнары); 3 объект әзер диярлек; 7 объект – уртача әзерлектә; 3 объектта эшләр күп әле.
2017 елда 305 ятим баланы торак белән тәэмин итү каралган (суммасы – 346 млн. 742,6 мең сум).
Моннан тыш, аерым категория гражданнарның торак шартларын яхшыртуга 2017 елда бүлеп бирелгән бюджет акчаларыннан 49 күп балалы гаиләне; 2015-2020 елларга «Торак» ФМП буенча 61 яшь гаиләне; 2015-2020 елларга «Торак» ФМП буенча 49 гражданны торак белән тәэмин итү каралган.
2017 елда күп фатирлы инвестицион торак программасы кысаларында 111 йорт төзү планлаштырыла. Бүгенгә 12 йорт тапшырылган. Калган 99 йортның 37се әзер диярлек; 39 йорт – уртача әзерлектә; 23 йортта эшләр күп әле.
Аз катлы торак төзелеше программасы буенча (шул исәптән индивидуаль торак төзелеше) планда 8 800 йорт төзү. Шулардан 1 239 йорт төзелгән, 7 561 йорт калган.
Республикада бүгенгә авыл клублары төзү буенча 31 объектның 23ендә эшләр бара.
Әзерлек эшләре Әгерҗе, Менделеевск, Лаеш, Ютазы, Баулы, Югары Ослан, Кайбыч, Теләче, Чирмешән, Чистай районнарында һәм Чаллы шәһәрендә – 11 объектта алып барыла. 7 объектта фундамент корыла (Балтач, Бөгелмә, Нурлат, Аксубай, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Тәтеш районнары). 4 объектта диварлар торгызыла – Әлки, Апас, Биектау һәм Чүпрәле районнарында. 1 объектта – Арча районында түбә ябалар.
Киңәшмә барышында Ирек Фәйзуллин республика районнарында ветеринария берләшмәләренә һәм авыл хуҗалыгы идарәләренә капиталь ремонт турында да сөйләде. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе карамагындагы 23 райондагы 24 объектта эшләр оештырылган. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ведомствосындагы учреждениеләрнең 14 райондагы 14 объектында эшләр бара.
2017 елның 17 февраленә фельдшерлык-акушерлык пунктлары төзү эшләре 2 районда – Апас һәм Чүпрәле районнарында алып барыла.
ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.
Татарстан Республикасында 2017 ел башланганнан бирле төзелештә хезмәтне саклау өлкәсендә Дәүләт торак күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 17 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 64 мең сумга ике карар чыгарылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин та катнашты.
2017 елның 20 гыйнварына 180,4 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, бу планның 7,5%ын тәшкил итә, үткән елның шул чорына карата 106 %. Ел башланганнан бирле торак төзелеш программасын гамәлгә ашыру эше Татарстан Республикасының барлык муниципаль берәмлекләрендә дә башланган.
Социаль ипотека программасы буенча 20 гыйнварга 604 фатирлык 30,5 мең кв. метр мәйданда 11 йорт гамәлгә кертелгән (Актаныш – 1, Алексеевск – 2, Арча – 2, Югары Ослан – 1, Яңа Чишмә – 1, Чаллы – 1, Түбән Кама – 1, Казан – 1, Чистай – 1).
Социаль ипотека программасы буенча төзелүче объектлардан 89 объект әзер диярлек; уртача әзерлектә – 45 объект; 66 объектта эшләр бик күп әле.
2017 елда аренда торагын төзү программасы кысаларында 13 торак йорт төзү каралган, гомуми мәйданы – 22,6 мең кв. метр. 1 объект эксплуатациягә тапшырылган (Югары Ослан районы); 6 объектта төзелеш-монтаж эшләре тәмамланган (Югары Ослан - 2, Әлки районы - 2, Чирмешән районы -1, Иннополис шәһәре - 2). 4 объектта эчке эшләр алып барыла (Иннополис); 1 объектта диварларны коралар (Апас районы).
2017 елда ятим балаларны һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итү кысаларында 305 ятим балага 346 млн. 742,6 мең сумлык торак урыннарын яллау шартнамәләре буенча торак бирү планлаштырылган.
2017 елга бюджет акчалары кысаларында аерым категория гражданнарның торак шартларын яхшырту буенча 5 һәм аннан да күбрәк баласы булган 49 гаиләне торак белән тәэмин итү каралган; 50 яшь гаиләгә – 2015-2020 елларга «Торак» ФМП буенча, торак шартларын яхшырту федераль законнар белән гарантияләнгән 49 гражданга – 2015-2020 елларга «Торак» ФМП буенча.
Күп фатирлы инвестицион торак программасын гамәлгә ашыру кысаларында 111 йорт төзү каралган (5 йорт тапшырылган, 106 йорт калган әле). 106 йорттан 41 йорт әзер диярлек (70%тан артыгы); 38 йорт уртача әзерлектә (30дан алып 70%ка кадәр); 27 йортта эшләр күп әле (0дән алып 30%ка кадәр).
Аз катлы төзелеш программасы буенча (шул исәптән индивидуаль торак төзелеше) 8 800 йортны файдалануга тапшырырга ниятлиләр, 566 йорт тапшырылган, 8 234 йорт калган әле.
Өлеш кертеп торак төзү буенча Казан шәһәре Башкарма комитетының вәкаләтле органы хәбәр иткәнчә, Россия Федерациясе Төзелеш министрлыгы контролендә булган гомуми мәйданы 54,2 мең кв. метрлы өч объектта 608 өлеш кертүче өчен вәзгыять түбәндәгечә. Четаев урамындагы 128 фатирлы йорт (Казан, төзелеш алып баручысы «Вектр» ЯАҖ) – 98 өлеш кертүче, техник әзерлеге – 99%. Тагын бер объект – Әмирхан урамындагы 152 фатирлы йорт (Казан, төзелеш алып баручысы «Маг-строй» ҖЧҖ) – 126 өлеш кертүче, техник әзерлеге – 82%.
168 фатирлы йорт Әмирхан урамы буенча (Казан, төзелеш алып баручысы «Маг-строй» ҖЧҖ) - 56 өлеш кертүче, техник әзерлеге – 78%.
Достоевский ур.,57 адресы буенча 373 фатирлы йорт (Казан, төзелеш алып баручысы «Фирма «Свей» ҖЧҖ) - 328 өлеш кертүче, техник әзерлеге – 55%.
Авыл клубларын төзү программасы буенча 20 гыйнварга эшләр 31 объектның 5сендә оештырылган.
Киңәшмә барышында Рөстәм Миңнехановка кайбер мунициципаль районнарда республика программаларын гамәлгә ашыру кысаларында объектлар өчен җир кишәрлекләре бирү буенча проблемалар бар дип хәбәр ителде.
Татарстан Президенты белдергәнчә: республика программаларын гамәлгә ашыруга комачаулаучылар кискен җәзаларын алачаклар. «Бу ситуациядә салынган финанс чараларын анда объектлар төзелсен өчен башка мунициципаль районнарга да җибәрергә мөмкин бит, әмма сезнең районнарда да кешеләр яши бит», - диде Рөстәм Миңнеханов.
ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан һәм Чаллыда төзелеше тәмамлана алмый торган торак объектлары мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды.
Киңәмшә ТР Хөкүмәте Йортында үтте, анда өлешләп фатир алучылардан инициатив төркем чакырылды.
Киңәмшәдә ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин катнашты, ул катлаулы объектлар төзелешен тәмамлау мәсьәләләрен алып бара.
Кыскача доклад белән Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы Наил Мәһдиев, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы Илсур Метшин чыгыш ясады.
Наил Мәһдиев хәбәр иткәнчә, 2015 елда Чаллыда 939 кеше намуссыз төзүчеләрдән зыян күргән дип теркәлделәр ("Фон", "Свей" компанияләре). Соңгы ике елда 583 кеше өчен торак йортларны төзеп бетерү һәм сафка кертү мәсьәләләре хәл ителде (2015 елда - 163 кеше, 2016 елда - 420 кеше). Кертелгән акча күләме - 220 млн. сум. 2016 ел августында 307 өлешләп фатир алучы өчен йорт сафка кертелде, 2016 елның ноябрь аенда сафка кертелгән йортта тагын 113 кеше фатирлы булды.
Бүгенге көнгә Чаллыда тагын 356 өлешләп фатир алучылар мәсьәләсен хәл итү кала. Шул исәптән 65/10 торак йортыннан 100 кеше; 65/06 йортыннан 93 кеше; 65/03 йортыннан 163 өлешләп фатир алучы.
Наил Мәһдиев сүзләренчә, әлеге мәсьәләләрне хәл итүдә Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме кирәк.
Наил Мәһдиев хәбәр иткәнчә, "Фон" төзүче-компаниядә вакытлы идарә итүче билгеләнгән. Ул шулай ук канализация коллекторын төзеп бетерүдә ярдәм сораган иде (акча кирәк).
Рөстәм Миңнехановның 2017 елда ничә өлешләп фатир алучы мәсьәләсен хәл итү каралганы турындагы соравына җавап биреп, Наил Мәһдиев хәбәр иткәнчә, барысы да конкурс идарә итүчеләренә бәйле, ләкин барлык калган 356 кеше дә төзелеп беткән фатирларына урнаша алсыннар иде дигән теләк бар.
Илсур Метшин хәбәр иткәнчә, 2016 елда Казанда 5 торак йорт гамәлгәкертелде. Бу «Симфония» ТК №2, Б. Урманче, 6 йорты (2,3 секцияләре), Г. Баруди,4, Бехтерева,3 йортлары һәм МЧС ТК нда №1 йорты секциясе.
2017 елда Четаев/Адоратский урамнары киселешендәге һәм Четаев урамындагы йортларгы сафка кертү көтелә. Шулай ук ул "Свей", "Фон" компанияләренең Казандагы төзелеп бетмәгән торак объектлары турында хәбәр итте (Әмирхан ур., Четаев, Достоевский, ак. Губкин, Павлюхин, Фучик ур., Нокса төшүе ур.)
Илсур Метшин Татарстан Президентыннан проблемалы йортларга инженер коммуникацияләрен китерүне челтәр компанияләрнең инвестицион программаларына кертүне сорады. Әлеге үтенечне өлешләп фатир алучылар вәкилләре дә җиткерде.
Шуннан өлешләп фатир алучылар Рөстәм Миңнехановка, Алексей Песошинга һәм киңәшмәдә катнашучыларга сорауларын бирә алдылар. Күбесенчә сораулар йортларның сафка кертелү вакыты һәм төзелешне дәвам итүгә акча табу юлларына кагылды.
Сорауларга җавап биреп, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, республика җитәкчелеге алданган фатир алучылар хәлен аңлый. "Кызганычка каршы, бу мәсьәләләрне тиз хәл итеп булмый, - диде ул. - Без бөтен мөмкилнекләрне һәм активларны табырга, төзелеш процессына җәлеп итәргә тырышабыз. Чаллы, Казан администрацияләренә мөмкинлек булганда җир кишәрлекләрен бирергә һәм аннан кергән акчаны төзелешне тәмамлауга юнәлдерергә йөкләнеш бирелде. Ләкин җир ресурслары да чикле. Проблемалы йортларда буш фатирлар булса, аларны сатып алырлык структураларне эзләп була, шул рәвешле төзелешне дәвам итеп була. Бу киңәшмә нәтиҗәләре буенча протокол төзеләчәк, тиешле йөкләмәләр биреләчәк. Мин сезне ышандыра алам - шәһәр администрацияләре вәкилләре сезнең белән даими рәвештә очрашып торачаклар. Җәй җиткәнче мин сезнең белән тагын очрашырмын".
Алданган өлешләп фатир алучыларга мөрәҗәгать итеп Рөстәм Миңнеханов әйтте: "Безне, чиновникларны, кешелексез дип уйламагыз. Миңа үземә дә сезнең шундый катлаулы хәлгә калуыгыз бик күңелсез. Барлык йортлар буенча, чыннан да, зур эш алып барыла, миңа атна саен мәгълүмат килеп тора. Әйдәгез, алга таба барыйк, ярдәм итәр өчен бөтен мөмкинлекләрне кулланыйк. Бигрәк тә Казанда хәлләр авыр. Чаллы буенча, минемчә, 2017 елда без бу эшкә нокта куя алырбыз".
ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина
Казанда «Транснефть - Прикамье» АҖ нең административ бинасында бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булды.
Күп катлы бина төзелеше Казанда Н.Ершов урамы, 20 адресы буенча 2014 елның июль аенда башланды.
Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар компаниянең территориаль диспетчер пунктын карадылар, аның эшчәнлеге белән таныштылар.
Шуннан кунаклар компаниянең баш инженеры кабинетын һәм генераль директоры кабинетын карадылар.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук актлар залын, аш бүлмәсенең заманча җиһазлануын бәяләде.
Татарстан Президентын «Транснефть - Прикамье» АҖ генераль директоры Роберт Галиев озата йөрде.
Татарстан Республикасында 2016 елда модуль ветеринар пунктлары, полиция участок вәкилләре өчен модуль-блоклы административ-торак комплекслар төзелеше, машина-трактор паркларын капиталь ремонтлау программалары тәмамланды.
Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың бөтен муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 2017 елда яңа программаларны гамәлгә ашыру планлаштырыла - коммерцияле булмаган бакчачылык берләшмәләре инфраструктурасын үстерү, муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары биналарын төзү, су һәм инженер челтәрләре системасын яңарту, муниципаль архивларны төзекләндерү. Моннан тыш, спорт мәйданчыкларын төзү программасы блоклы модульле чаңгы базаларын төзү белән тулыландырылды.
2016 елга йомгаклар ясап, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры хезмәтне саклау буенча күрсәткечләр турында хәбәр итте. Агымдагы елда 32 бәхетсезлек очрагы теркәлгән, бу алдагы еллардан күпкә кимрәк (2015 елда - 44, 2014 елда - 57).
Ирек Фәйзуллин гражданнарны авария хәлендәге йортлардан күчерү программасы барышы турында да хәбәр итте. Әлеге программаны 2017 елда тәмалау каралган.
Соңгы биш елда Татарстан Республикасында 2 млн 406 мең квадрат метр торак сафка кертелгән. ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы сүзләренчә, 2016 елның 23 декабрь көненә республикада 2 млн. 276,6 мең кв. м торак тапшырылган. 28 декабрҗ көненә планны тәмамлау карада - 2 млн. 406 мең кв. метр.
Торак төзелеше программасын гамәлгә ашыру кысаларында 2016 елда республикада күп фатирлы йортларда 18 мең 550 фатир төзелгән, шул исәптән Дәүләт торак фонды програмасы буенча - 5 мең 816 фатир. 9350 шәхси торак йорт төзелгән.
Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, Татарстан Республикасында торак белән тәэмин ителеш бер кешегә 25,6 кв. метр тәшкил итә. Чагыштыру өчен: Россиядә әлеге кхрсәткеч бер кешегә 24,4 кв. метр тәшкил итә.
Республикада шулай ук гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү буенча 2016 елгы программалары тәмамланды. 186 гаилә (773 кеше) федераль һәм республика бюджеты чараларына 311,3 млн. сумга торак шартларын яхшыртты.
Социаль-мәдәни объектлар төзелеше программалары республикада тулы күләмдә башкарылды. 2016 елда 1,3 млрд. сумга 370 объект төзелде, 211 объект капиталь төзекләндерелде.
ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Болгар шәһәрендә кунакханә комплексы составында объектлар проектлау һәм төзү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Фикер алышуда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Татарстан Республикасы Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу буенча республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, «Яңарыш» фонды башкарма директоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, «Мастерская архитекторов Хакимовых» ҖЧҖ, «Грань» төзелеш компанияләре вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Рөстәм Миңнехановка һәм Минтимер Шәймиевка кунакханә комплексын төзү проекты кысаларында эскизлар вариантлары, шул исәптән булачак люкс классындагы кунакханә холлары, конференц-зал, рестораннар, кунакханә номерлары, спа-зоналар, бассейн эскизлары вариантлары тәкъдим ителде, шулай ук уникаль мунча киңлекләрен формалаштыру, бүлмәләрне декорацияләү, дизайнда көнчыгыш элементларын файдалану буенча заманча алымнар куллануның бөтендөнья тәҗрибәсе күрсәтелде.
Яңа кунакханә комплексын төзү борынгы Болгар шәһәрен туристлар өчен тагын да күбрәк җәлеп итәчәк. Төп үзенчәлекләрнең берсе – уникаль мунча комплексы. Мунча комплексын проектлау XIV гасыр мунчалары үрнәкләре нигезендә гамәлгә ашырыла.
Киңәшмә барышында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, тәкъдим ителгән проектны нигез итеп алырга мөмкин. Шулай ук ул ассызыклаганча, хәзер проектка карата кисәтү һәм хәтта тәнкыйть сүзләрен ишетү өчен бәйсез экспертларны чакырырга кирәк. Аның сүзләренчә, бу киләчәктә дизайн вариантларын, мунча комплексын идеологиясен һәм башка мәсьәләләрне төгәлрәк әзерләргә ярдәм итәчәк.
Искәртәбез, кунакханә комплексы төзелеше нигезенә беренче таш 2015 елның апреле азагында салынган иде. Проект инвесторлары – «Татнефть» һәм «ТАИФ» компанияләре. Компания идарәчесе итеп Кorston Group компаниясе билгеләнде.
Элегрәк интернет-тавыш бирү юлы белән кунакханә комплексы исеме – «Кол Гали» (шагыйрь Кол Гали хөрмәтенә) сайланган иде.
ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков “Казан Гипронииавиапром” АҖнең 75 еллыгына багышланган тантанада катнашты.
Бу чара “Корстон” (Казан) комплексында узды.
Илдар Халиков тантанада катнашучыларның барысын да Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республика җитәкчелеге исеменнән предприятиенең юбилее белән котлады. Аның сүзләренчә, 75 ел – бу бик лаеклы юбилей.
Институтның бай тарихы бар, ул илебез тарихы, сәнәгать үсеше, дәүләт оборонасын ныгыту белән аерылгысыз бәйләнгән.
Аерым рәхмәт сүзләрен Илдар Халиков катлаулы елларда легендар Гипронииавиапром коллективын саклап кала алган предприятие ветераннарына белдерде.
ТР Премьер-министры Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен – “Фидакарь хезмәт өчен” медале, “Татарстанның атказанган төзүчесе”, “Татарстанның атказанган архитекторы”, “Татарстанның атказанган экологы” мактаулы исемнәре, Татарстан Президентының Рәхмәт хатларын тапшырды.
Кунаклар алдында Татарстан Республикасының Дәүләт симфоник оркестры чыгыш ясады.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» махсус икътисадый зонасының яңа резиденты – яңа «Алабуга» сервис металл үзәге нигезенә беренче ташны салу тантанасында катнашты.
Чарада шулай ук Чиләбе өлкәсе губернаторы Борис Дубровский һәм «Магнитогорск металлургия комбинаты» ААҖ Директорлар советы рәисе Виктор Рашников, "Алабуга" СҖТ МИЗ" ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.
«Алабуга СМҮ» инвесторлары – «Магнитогорск металлургия комбинаты» ААҖ – Россия Федерациясе территориясендә иң эре металлургия комбинаты һәм «Джошкуноз» Төркия компаниясе (гамәлдәге МИЗ резиденты). Инвестицияләрнең гомуми күләме 350 млн. сум. Резидент өчен җитештерү мәйданнарын «Алабуга» МИЗ идарәче компаниясе үз акчаларына төзиячәк, бәясе якынча 670 миллион сум дип фаразлана.
Яңа завод автомобиль сәнәгате ихтыяҗлары өчен корыч эшләнмәләр (бланклар) җитештерәчәк. Ford Sollers өчен штампланган детальләр китереп торучы «Джошкуноз» компаниясе, чимал китереп торучы «Магнитогорск металлургия комбинаты» ААҖ берлектә, әлеге проектның инициаторлары булдылар.
Тантанада катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан белән Чиләбе өлкәсе арасындагы хезмәттәшлек елдан-ел үсә бара. Бүген ике төбәк арасындагы гомуми товар әйләнеше 35 млрд. сум тәшкил итә. Һәм «Алабуга» МИЗ территориясендәге бу яңа завод – багланышларны ныгытуга таба тагын бер адым булачак.
«Бу – уникаль проект. Махсус икътисадый зона проектны гамәлгә ашыру бинасын төзиячәк, Магнитогорск металлургия комбинаты – чимал китереп торучы да, инвестор да, ә "Джошкуноз" компаниясе бу эшләнмәләрне төп кулланучы булачак. Татарстан Республикасы проектка төрле яклап ярдәм күрсәтәчәк», - диде Татарстан Президенты.
«"Алабуга" МИЗ бүген Россиянең иң яхшы инвестицион мәйданчыгы дип санала. Татарстан бу махсус зонасы белән горурлана ала. Без үз чиратыбызда Россия Федерациясенең кара металлургия флагманы – Магнитогорск металлургия комбинатыбыз белән горурланабыз, - диде Борис Дубровский. - Ышанам, "Алабуга" СМҮ" уңышлы булачак».
Виктор Рашников билгеләп үткәнчә, соңгы еллардагы масштаблы инвестицияләр нәтиҗәсендә Магнитогорск металлургия комбинатында берничә уникаль куәт булдырылган. Шул исәптән 2000 салкын прокат станы комплексы.
«Әлеге продукция сыйфаты илебездәге, шулай ук чит илләрдәге автоҗитештерүчеләрнең ихтыяҗларын канәгатьләндерә, - диде В. Рашников. - Яңа завод - "Джошкуноз" компаниясе белән уртак проектыбыз. Аларның штамплау буенча өр-яңа технологияләре һәм безнең югары сыйфатлы металл югары сыйфатлы җитештерү булдырырга ярдәм итәчәк».
Җитештерү күләме елына 41,5 мең тонна әзер продукция, перспективада – елына 60 мең тонна. Заводны эшләтеп җибәрү срогы – 2018 елның 1 нче кварталы.
Тантана азагында Татарстан Президенты һәм башка мәртәбәле кунаклар автомобильләрнең миниатюр капотларын цементка салдылар, һәм шуның белән яңа завод төзелешенә старт бирелде. Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов, Борис Дубровский һәм Виктор Рашников «Джошкуноз Алабуга» һәм «Форд Соллерс Алабуга» заводларына юнәлделәр.
ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев. "Алабуга" МИЗ матбугат хезмәте материаллары кулланылды.
Татарстан Республикасында 2016 елның 9 декабренә булган мәгълүматлар буенча төзелеш өлешендә 6 республика программасы тулы күләмдә төгәлләнгән. Шул исәптән авыл клублары төзелеше, ТРда беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтү объектларын яңарту, ветеринария пунктлары төзелеше һәм ветеринария берләшмәләрне һәм авыл хуҗалыгы идарәләрен төзекләндерү, универсаль спорт мәйданнарын, участок полиция хезмәткәрләре өчен административ-торак комплексларын төзү, шулай ук арендага торак төзелеше буенча программа үтәлгән.
Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТРның төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль берәмлекләр белән видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.
Ирек Фәйзуллин шулай ук хәбәр иткәнчә, Татарстанда 2016 елда яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү, 2015-2020 елларга “Торак” программасында каралган гражданнарны торак белән тәэмин итү буенча программалар төгәлләнгән.
Министр төзелештә хезмәтне саклау өлкәсендәге хәлнең торышы турында сөйләде. Татарстан дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2016 ел башыннан 1536 тикшерү уздырылган. Хезмәт кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 18 млн 531 мең сумга 497 карар чыгарылган.
2016 елның 9 декабренә республикада 2 млн 112,1 мең кв метр торак файдалануга тапшырылган, республиканың 24 муниципаль районында торакны тапшыру буенча эш дәвам итә, дип белдерде министр.
Социаль ипотека программасы буенча 4 мең 773 фатирлы гомуми мәйданы 272,2 мең кв метр булган 159 йорт файдалануга тапшырылган. 2016 ел азагына кадәр 4 мең 473 фатирга исәпләнгән 215,9 мең кв метр мәйданлы 83 йортны тапшыру планлаштырыла. Шулардан 39 объектта төзелеш төгәлләнгән инде, 43 объект югары дәрәҗәдә әзерлектә, 1 объект урта дәрәҗәдә әзерлектә.
Ирек Фәйзуллин ятим балалар һәм караучысыз калган балаларның торак белән тәэмин итү өлешендә хокукларын гамәлгә ашыру турында да хәбәр итте. 2016 елның 9 декабренә Татарстанда 311 торак бинадан 290 торак бина ятим балаларга махсуслаштырылган торак фондының найм килешүе буенча тәкъдим ителгән. Тагын 21 торак бинаны 15 декабрьгә кадәр найм килешүе буенча бирү планлаштырылган.
Илдар Халиков ятим балаларга торак 2016 ел программасы буенча вакытында бирелергә тиеш, дип белдерде.
Күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү өчен 42 сертификаттан 9 декабрьгә 40 сертификат гамәлгә ашырылган. 21 муниципаль берәмлектә бу чаралар төгәлләнгән.
Күп фатирлы инвестицион торак программасына килгәндә, бүгенге көнгә 2016 ел азагына тапшыруга планлаштырылган 22 күп фатирлы инвестицион торак югары дәрәҗәдә әзерлектә.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина