2017 елның 11 маенда ТР Дәүләт Советының 28 нче утырышында депутатлар өч укылышта муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнарына күпфатирлы йортларны һәм башка төрле күчемсез милек объектларын өлешләп төзү өлкәсендә контрольлек һәм күзәтчелек буенча дәүләт вәкаләтләрен бүлеп бирү турындагы республика законына үзгәрешләргә бәйле закон проектын кабул иттеләр.
ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов билгеләп узганча, Татарстанда күпфатирлы йортларны һәм башка төрле күчемсез милек объектларын өлешләп төзү өлкәсендә контрольлек һәм күзәтчелек буенча дәүләт вәкаләтләре республикадагы муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарына тапшырылган.
“Закон проекты, федераль законга туры китерү өлешендә, күпфатирлы йортларны һәм башка төрле күчемсез милек объектларын өлешләп төзү өлкәсендә дәүләт контролен һәм күзәтчелеген гамәлгә ашыру буенча вәкаләтләрне актуальләштерүгә юнәлдерелгән”, – диде ул.
Доклад ясаучы сүзләренә караганда, закон проектында торак-төзелеш кооперативларының күпфатирлы йортлар төзелешенә бәйле эшчәнлеген контрольдә тоту буенча вәкаләтләрне дә җирле үзидарә органнарына тапшыру күздә тотыла.
“Комитетта фикер алышу бик куәтле булды. Бүгенге закон проектына катнашы булмаган мәсьәләләр барлыкка килде, ләкин, федераль законнарга үзгәрешләр кертү зарурлыгы килеп чыгар, мөгаен”, – диде ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык буенча комитеты рәисе Рафис Борһанов.