Казан шәһәренең Карл Маркс һәм Вишневский урамнары буенча урам-юл челтәрләрен норматив торышка китерү һәм ремонтлау буенча эшләр барышын тикшерү

2017 елның 17 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе турында нигезләмә нигезендә автомобиль юлларын төзегәндә һәм үзгәртеп корганда дәүләт төзелеш күзәтчелеге гамәлгә ашырыла. Татарстан Республикасы Президенты йөкләмәсе нигезендә Инспекция хезмәткәрләре урам-юл челтәрләрен норматив торышка китерү һәм ремонтлау буенча эшләр барышын тикшереп тора.

Заказчы “Главтатдортранс” һәм “Каздорстрой” подрядчы оешмасы белән берлектә, Инспекция хезмәткәрләре катламнарның калынлыгын, асфальт-бетон катламнары арасында беркетмә булуны тикшерү һәм физик-механик күрсәткечләрне ачыклау өчен алга таба сынаулар үткәрү максатларында асфальт-бетон катламнарыннан пробалар сайлап алдылар.

Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясендә кирәкле җайланмалар һәм контрольлек җиһазлары белән тәэмин ителгән заманча күчмә һәм стационар юл лабораторияләре бар, бу исә юлда хәрәкәт итүдә иминлек тәэмин итү өчен автоюлларның барлык зарури параметрларын контрольдә тотарга булыша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International