2017 елда мәгариф учреждениеләрен капиталь ремонтлау программасы буенча 146 объектны төзекләндерү планлаштырыла

2017 елның 22 мае, дүшәмбе

2017 елда ТР Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан 43 муниципаль районда күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау объектларында 715 тикшерү үткәрелгән, алар нәтиҗәсендә 7 муниципаль берәмлектә куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен бозуның 21 очрагы теркәлгән. Бу хакта ТР төзелеш министры Ирек Фәйзуллин ТР Хөкүмәте Йортында булып узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

Барлык муниципаль берәмлекләр катнашында видеоконференция элемтәсе рәвешендәге киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Чара эшендә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.  

Ирек Фәйзуллин әйткәнчә, бүген 996 күпфатирлы йортның 823сендә капиталь ремонт башланган. Программаның үтәлеш дәрәҗәсе 31% тәшкил итә. Барлык эшләрне дә быелның 10 сентябренә кадәр төгәлләү планлаштырыла. Министр билгеләп узганча, 29 объектта эшләрне башкару графигыннан артта калу күзәтелә, ул подрядчыларга эшләрне тизләтергә кушты.

Мәгариф учреждениеләрен капиталь ремонтлау программасы буенча 2017 елда 146 объектны төзекләндерү планлаштырыла. Бүгенге көндә 2 гомуми белем бирү мәктәбендә һәм 1 коррекция мәктәбендә, шулай ук 8 балалар бакчасында эшләр тәмамланган. Моннан тыш, балалар өчен 2 савыктыру лагерында да капиталь ремонт беткән. Тагын ике объект буенча төзү-монтажлау эшләренең үзләштерелеше 98% тәшкил итә.

Шулай ук бүгенге көнгә 5 мәдәният объекты, ТР муниципаль берәмлекләренең 14 җирле совет бинасы, 6 социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе һәм 9 муниципаль архив төзекләндерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International