Инспекциядә Калининград өлкәсеннән килгән делегатлар белән очрашу булды

2017 елның 24 мае, чәршәмбе

Бүген Инспекциядә дәүләт төзелеш күзәтчелеге өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу максатында Калининград өлкәсеннән килгән делегатлар белән очрашу булды.

Инспекция башлыгы В.А. Кудряшов җитәкчелегендә узган очрашуда делегатларны Инспекция эшчәнлеге белән таныштырдылар.

Делегациядә катнашучылар арасында: Серая Елена Борисовна – Калининград өлкәсендә төбәк контроле (күзәтчелеге) министры бурычларын вакытлыча башкаручы, Пшизов Инзар Ибрагимович – хокукый тәэминат һәм контроль-күзәтчелек эшчәнлеген камилләштерү департаменты башлыгы урынбасары, Габичев Константин Владимирович – контроль-күзәтчелек эшчәнлеген камилләштерү бүлеге башлыгы. Контрольлек һәм күзәтчелек процессын автоматлаштыру буенча ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе тарафыннан гамәлгә ашырыла торган мәгълүмат системасының эше белән таныштыру очрашуның төп темасына әверелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International