Росстат һәм Татарстанстат мәгълүматларына караганда, 2017 елның I кварталында Татарстанда 650,2 мең. кв. м торак кертелгән, бу гомуми күләмнән 41,2% һәм узган елның шушы чорына карата 112,4% тәшкил итә.
Россиядә барлыгы 13 130,4 мең кв. м торак кертелгән, бу узган елның шушы чорына карата 84,2% тәшкил итә. Тулаем алганда, илдә торак кертү күрсәткечләре кими башлаган, ләкин I кварталда, кагыйдә буларак, югары нәтиҗәләр булмый, төп нәтиҗәләр ел азагында көтелә.