РФ Дәүләт Думасында 22 майда Парламент тыңлаулары узды, анда өлешләп төзүдә катнашу шартнамәсе буенча төзүчеләрнең бурычлары үтәлешен тәэмин итү ысулларын камилләштерү хакында сөйләштеләр. Өлешләп төзү турындагы законнарга өлешләп төзүдә катнашучы гражданнарның хокукларын яклау фонды эшчәнлеген җайга салуны күздә тотучы үзгәрешләр җыелмасы фикер алышу темасына әверелде.
Беренче доклад белән РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Михаил Мень чыгыш ясады. “Дәүләт фондын булдыру өлешләп төзү күләмен арттырачак, чөнки акчаларын торакка тотучы кешеләрнең ышанычы артачак”, – дип билгеләде министр.
Аның сүзләренә караганда, закон проекты барлык кызыксынган федераль башкарма хакимият органнары тарафыннан бөтен килештерүләрне узган инде.
Документ төзүчеләрне өлешләп төзүдә катнашу шартнамәсе дәүләт теркәвенә алынганчы ук компенсация фондына кертемнәр түләргә мәҗбүр итәчәк. Шул ук вакытта закон проектында төзүчеләрдән күчерелә торган акчаларны дифференциацияләү мөмкинлеге дә карала. Министр сүзләренчә, исәп-хисап формуласын РФ Дәүләт Думасында документны икенче мәртәбә укыганда әзерләү планлаштырыла.
Фонд структурасының бер өлеше булган АИЖК генераль директоры Александр Плутник белдергәнчә, төзүчеләрнең кертемнәр рәвешендәге акчалары фонд чыгымнарына тотылмаячак.
Тиешле нигезләмә документтан төшереп калдырылган. “Бу максатлар өчен бары тик акчаларны инвестицияләүдән алынган керемнәрне генә файдаланырга мөмкин булачак”, – диде ул.