Санитар-экологик икеайлык үткәрелүе хакында

2017 елның 18 мае, пәнҗешәмбе

2017 елның 1 апреленнән башлап 31 маена кадәр Татарстан Республикасы торак пунктлары территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык үткәрелүе турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2017 елның 21 мартындагы 527-р номерлы боерыгын үтәү максатында ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе тарафыннан төзелешкә дип бүлеп бирелгән җир кишәрлекләренең тиешле санитар-экологик торышы һәм төзелеш мәйданнарындагы төзелеш калдыкларының калдыкларны урнаштыру объектларына үз вакытында чыгарылуы буенча күзәтчелек эше башкарыла.

Республиканың муниципаль берәмлекләре территорияләрендә Инспекция хезмәткәрләре тарафыннан теркәлгән төп сыйфатлы җитешсезлек очраклары булып түбәндәгеләр тора:

  • мәйдан эчендәге юллар төзек түгел, транспорт чараларының тәгәрмәчләрен юу пунктлары юк;
  • җитештерү һәм куллану калдыкларын җыю урыннары җайлаштырылмаган;
  • төзелешне башкаручы оешмалар тарафыннан төзелеш мәйданнарындагы төзелеш калдыкларын калдыкларны урнаштыру объектларына үз вакытында чыгару эше башкарылмый һ.б.

2017 елның 16 маена карата санитар-экологик икеайлыкны үткәрү кысаларында әйләнә-тирә мохитне саклау һәм санитар куркынычсызлык өлкәсендәге законнарның таләпләрен бозган өчен Инспекция хезмәткәрләре тарафыннан административ хокук бозулар турында 49 беркетмә төзелде, 1 миллион 650 мең сумлык гомуми штраф салынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International