ЯҢАЛЫКЛАР


8
май, 2019 ел
чәршәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең төньяк-көнчыгыш территориаль органы хезмәткәрләре капиталь төзелеш объектының торышын тикшерүне төгәлләделәр.


7
май, 2019 ел
сишәмбе

Бүген «Җиңүне каршылап» балалар рәсем конкурсында катнашучылар Бөек Ватан сугышы ветераны, хәрби бәрелешләрдә катнашкан Габбас Әхмәтшин белән очраштылар. Конкурс Татарстан Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан үткәрелә. Очрашу инспекция бинасында узды.

2019 елның 7 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе ат-спорт мәктәбенең мансарда этажының үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документларының таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеш таләпләренә туры килүе турында бәяләмә белән әзерлеген раслады.


6
май, 2019 ел
дүшәмбе

Завод мәйданчыгында төзелеш проектына кергән берничә бина һәм корылма урнашкан. Шул исәптән комплекста җитештерү цехлары, складлар, лаборатория, административ биналар бар.

Узган ялларда ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе командасы Казан марафоны-2019 да катнашты.


30
апрель, 2019 ел
сишәмбе

Татарстанның Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе чираттагы коррупциягә каршы бюллетень чыгарды. Transparency International халыкара коррупциягә каршы хәрәкәт 2018 елда коррупцияне кабул итү индексын (Corruption Perception Index, CPI) бастырып чыгарды. Россия 180 урын арасыннан 138 урынны алды һәм 100 баллдан 28 балл җыйды. Соңгы өч елда Россия 29 балл җыйды, ә быел бер баллны югалтып, өч урынга төште. Папуа-Яңа Гвинея, Ливан, Иран, Гвинея һәм Мексика да шул кадәр балл җыйды. Бу хакта тулырак «Коррупциягә каршы көрәш» бүлегендә түбәндәге сылтама буенча укырга була http://gsn.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_1903377.

 

Татарстан Республикасы Дәүләт торак төзелеше күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов республика халкын Яз һәм хезмәт бәйрәме белән котлады.

2019 елның 4-5 маенда Казанда узачак традицион Казан марафонында 50 меңнән артык йөгерешче катнашачак. Йөгерешкә спортчылар гына түгел, Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән җиңел атлетиканы яратучылар да чыгар дип көтелә.

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 2019 ел башыннан тикшерүләр нәтиҗәләре буенча шәһәр төзелеше законнарын бозган өчен административ хокук бозулар турында 422 карар чыгарылган. Шулардан Дәүләт торак фонды объектлары буенча – 13, коммерция йортлары буенча – 197 карар. Төзүчеләргә 191 кисәтү җибәрелгән.


29
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International