ТР Дәүләт төзелеш күзәтчеле инспекциясе командасы Казан марафоны-2019 да катнашты

2019 елның 6 мае, дүшәмбе

Узган ялларда ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе командасы Казан марафоны-2019 да катнашты.

2019 елның 4-5 маенда Казанның Үзәк стадионы янында узган Казан марафонындп 25 меңнән артык кеше катнашты.  Ярышта дөньяның 32 иленнән килгән профессиональ спортчылар һәм йөгерү фанатлары бар иде.

Чарада катнашучыларга ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре: Данил Сергеев һәм Эльвира Шәрәфиева да кушылды. Дистанцияләр әзерлек дәрәҗәсенә карап сайлап алынды. Эльвира өчен бу сынау старты иде, шуңа күрә 3 км дистанциясе сайлап алынды, ул аны уңышлы узды.

«Марафон оештыру тәртибе бик ошады. Спорт атмосферасына чуму кызыклы булды. Йөгерү ихтыяр көче һәм чыдамлык тудыра», - дип сөйләде Эльвира Шәрәфиева.  

Данил Сергеев 10 км дистанциягә йөгерүдә катнашты, ул 53 минутны лаеклы узды, ш

«Бу ике ел шөгыльләнүдә  иң яхшы вакыт булды, минем өчен Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе өчен чыгыш ясау зур дәрәҗә», - дип билгеләп үтте Данил Сергеев.

Хезмәткәрләрне әлеге җиңүләре белән котлыйбыз һәм аларга яңа уңышлар телибез! Киләсе елга планнарда - зур состав белән чыгыш ясау, нәтиҗәләрне яхшырту һәм озынрак дистанцияләрне узу.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International