ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре «Алабуга» МИЗдагы яңа заводны тикшерүне төгәлләде

2019 елның 6 мае, дүшәмбе

Бүген, 6 майда, Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Көнчыгыш территориаль органы хезмәткәрләре объект - нефть тармагында кулланыла торган турбулентлыкка каршы присадкалар җитештерү буенча комплекс төзелешен тикшерүне төгәлләделәр.  Объект «Алабуга» махсус икътисади зонасында урнашкан.

Завод мәйданчыгында төзелеш проектына кергән берничә бина һәм корылма урнашкан. Шул исәптән комплекста җитештерү цехлары, складлар, лаборатория, административ биналар бар.

Заводта нефтьне транспортлаштырганда кирәкле продукция җитештереләчәк. Моның ярдәмендә Россиядә бу өлкәдә импортны алыштыру мәсьәләсе хәл ителә. Россиядә җитештерелгән чит ил аналогын алыштыра алачак, ул хәзерге вакытта нефть эшкәртү өлкәсендә кулланыла.   

Тикшерү барышында хокук бозулар ачыкланмаган, тиздән объектка ярашлылык турында бәяләмә биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International