Татарстанның Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе чираттагы коррупциягә каршы бюллетень чыгарды. Transparency International халыкара коррупциягә каршы хәрәкәт 2018 елда коррупцияне кабул итү индексын (Corruption Perception Index, CPI) бастырып чыгарды. Россия 180 урын арасыннан 138 урынны алды һәм 100 баллдан 28 балл җыйды. Соңгы өч елда Россия 29 балл җыйды, ә быел бер баллны югалтып, өч урынга төште. Папуа-Яңа Гвинея, Ливан, Иран, Гвинея һәм Мексика да шул кадәр балл җыйды. Бу хакта тулырак «Коррупциягә каршы көрәш» бүлегендә түбәндәге сылтама буенча укырга була http://gsn.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_1903377.