2019 елның 4-5 маенда Казанда узачак традицион Казан марафонында 50 меңнән артык йөгерешче катнашачак. Йөгерешкә спортчылар гына түгел, Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән җиңел атлетиканы яратучылар да чыгар дип көтелә.
Чарада катнашучыларга Татарстан Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре дә кушылды. Җиңел атлетларыбыз өчен бу беренче генә старт түгел, шуңа күрә 3 км, шулай ук 10 км лы дистанцияләр сайлап алынды.
Катнашучылар саны күп булу сәбәпле, ике көнгә бүленәчәк: 4 майда спортчылар 3 км, 5 майда – 10 км, 21,1 км «ярыммарафон» һәм 42,2 км марафон дистанциясе йөгерәчәк.
Барлык катнашучыларга да уңышлар телибез!