Татарстан Республикасында ел башыннан төзелештә катнашучыларга 11 млн сумнан артык штраф салынган

2019 елның 30 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 2019 ел башыннан тикшерүләр нәтиҗәләре буенча шәһәр төзелеше законнарын бозган өчен административ хокук бозулар турында 422 карар чыгарылган. Шулардан Дәүләт торак фонды объектлары буенча – 13, коммерция йортлары буенча – 197 карар. Төзүчеләргә 191 кисәтү җибәрелгән.

Бүгенге көнгә 11 млн. сумнан артык күләмдә штрафлар салынды.

Инспекторлар тарафыннан проект документлары, төзелештә хезмәт куркынычсызлыгы, янгын һәм экологик куркынычсызлык таләпләрен бозу, санитар кагыйдәләрне һәм нормаларны бозу һәм башка шәһәр төзелеше законнары таләпләрен бозу очраклары ачыкланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International