Яр Чаллыда социаль ипотека программасы буенча төзелгән 403 фатирлы торак йортка ярашлылык турында бәяләмә бирелде

2019 елның 8 мае, чәршәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең төньяк-көнчыгыш территориаль органы хезмәткәрләре капиталь төзелеш объектының торышын тикшерүне төгәлләделәр.

Яр Чаллыда 63/15 номерлы 10 катлы торак йорт ярашлылык турында бәяләмә алды. Социаль ипотека буенча төзелә торган йортларның гомуми мәйданы 27788,3 кв.метр тәшкил иткән, анда 403 фатир әзер. Төзүче - Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды.  Якын арада объект файдалануга тапшырылачак.  Әлеге торак йортта фатирлар, шул исәптән, Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен дә каралган.

2019 елның 8 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе торак йортның төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документларының таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеш таләпләренә туры килүе турында бәяләмә белән әзерлеген раслады.

Күпфатирлы торак йорт Виктор Поляков урамы һәм Абдурахман Әпсәләмов проспекты киселешендә урнашкан. Бинада кеше яшәми торган биналар бар.

Якындагы территориядә балалар мәйданчыгы, кече архитектура формалары, ял итү урыннары булдырылган. Проектны гамәлгә ашырганда төзүче тарафыннан физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен уңайлылар да исәпкә алынган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International