ЯҢАЛЫКЛАР


15
май, 2019 ел
чәршәмбе

19 майда Татарстан башкаласында «Идел буйлап йөгерү» ярыммарафоны узачак. Чара «ЗАБЕГ.РФ». Бөтенроссия ярыммарафоны кысаларында оештырыла. ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре 10 км дистанциягә йөгерүдә һәм 21.1 км ярыммарафонда катнашачак.

Завод Mercedes-Benz йөк машиналарына һәм «КАМАЗ»ның яңа модельләренә урнаштыру өчен «Daimler» фирмасының тиңдәш элементы нигезендә йөк машиналары өчен кабина каркаслары җитештерәчәк. SFTP (Strategic Future Truck Project) кабиналары каркасы заводын төзү 2016 елда башланган. Бу автогигант содгы вакытта төзи торган иң зур сәнәгать объектларының берсе.

11 катлы йортның гомуми мәйданы 14412,2 кв. метр тәшкил итәчәк. Анда 220 фатир урнашачак. 


14
май, 2019 ел
сишәмбе

«Алабуга» махсус икътисади зонасы территориясендә урнашкан комплекс төзелеш проектына керүче берничә бинадан һәм корылмадан тора. Шул исәптән комплекста җитештерү цехлары, складлар, лаборатория, административ биналар бар.

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Төньяк-Көнбатыш территориаль органы хезмәткәрләре югары технологияле роботлаштырылган сөт комплексы төзелешенә күзәтчелек итә. Ферма 210 баш савым сыеры асрауга исәпләнгән. Яңа комплекс Татарстанның Саба районы Килдебәк авыл җирлегендә урнашкан.


13
май, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе төзелеш материаллары кибетенең үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документлары таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеш таләпләренә туры килүе турында бәяләмә белән әзерлеген раслады.

Бу атнада Инспекция хезмәткәрләре Казан, Яр Чаллы, шулай ук Әлмәт, Яшел Үзән, Биектау, Кукмара, Питрәч муниципаль районнарында хокук бозу очракларын теркәде. Төзелеш мәйданнарында тикшерү барышында төзелеш чүп-чары чүплеге, артык грунтны җыю, автотранспорт тәгәрмәчләрен юу пунктлары булмау һәм башка кагыйдә бозуларны ачыкланды. Төзүчеләргә карата 400 мең сум күләмендә штраф салынды.

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан РФ Шәһәр төзелеше кодексы нигезендә капиталь төзелеш объектларында, шул исәптән гамәлдәге норматив актлар белән регламентлана торган хезмәтне саклау нормалары һәм кагыйдәләре таләпләре буенча күзәтчелек гамәлгә ашырыла.


8
май, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген Казанда чираттагы озак төзелгән йорт тапшырылды – Четаев урамы, 14 адресы буенча урнашкан  136 фатирлы йорт файдалануга тапшырылды, аны «Свей» фирмасы» төзеде. 

Яр Чаллыда 65/20 номерлы 18 катлы торак йорт ярашлылык турында бәяләмә алды. Яңа төзелешнең гомуми мәйданы 14231,9 кв.метр тәшкил итте, анда 234 фатир әзер.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International