2019 елның 7 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе ат-спорт мәктәбенең мансарда этажының үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документларының таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеш таләпләренә туры килүе турында бәяләмә белән әзерлеген раслады.
Әлмәттә урнашкан ипподром территориясендә ат-спорт мәктәбенең административ-көнкүреш бинасы реконструкцияләнде. Проект кысаларында бинаны җылыту һәм яңадан планлаштыру үткәрелде. Объектның гомуми мәйданы 305 кв. метр тәшкил итә. Реконструкциядән соң тренерлар өчен бүлмәләр, ашау бүлмәләре, душ кабиналары булган санузеллар барлыкка килде. «Ат спорты буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе» МАУ төзүче булып тора. Финанслау төзүче хисабына башкарылды. .