Яр Чаллыда «КАМАЗ» ГАҖ SFTP кабиналары каркаслары заводын файдалануга тапшырырга әзерли

2019 елның 15 мае, чәршәмбе

Бүген, 15 майда, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Төньяк-көнчыгыш территориаль органы хезмәткәрләре объектны - «КАМАЗ ГАҖ да SFTP кабиналары каркасы заводы төзелешен тикшерүне төгәлләделәр. Объект Татарстан Республикасының Яр Чаллы шәһәрендә урнашкан. Объектның гомуми мәйданы 60 мең кв. метрдан артык.

Завод Mercedes-Benz йөк машиналарына һәм «КАМАЗ»ның яңа модельләренә урнаштыру өчен «Daimler» фирмасының тиңдәш элементы нигезендә йөк машиналары өчен кабина каркаслары җитештерәчәк. SFTP (Strategic Future Truck Project) кабиналары каркасы заводын төзү 2016 елда башланган. Бу автогигант содгы вакытта төзи торган иң зур сәнәгать объектларының берсе.

Завод «КАМАЗ» ГАҖ акчасына төзелә, генераль подрядчы - «Евростиль» ҖЧҖ булган.  Объектны файдалануга тапшырганнан соң яңа эш урыннары булдырылачак.

Тикшерү барышында хокук бозулар ачыкланмаган, тиздән объектка ярашлылык турында бәяләмә биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International