Бүгенге көндә экологик икеайлык кысаларында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан әйләнә-тирә мохитне саклау һәм санитар куркынычсызлык өлкәсендә закон таләпләрен бозуның 42 очрагы ачыкланган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча юридик һәм вазыйфаи затларга карта 34 беркетмә төзелгән.
Бу атнада Инспекция хезмәткәрләре Казан, Яр Чаллы, шулай ук Әлмәт, Яшел Үзән, Биектау, Кукмара, Питрәч муниципаль районнарында хокук бозу очракларын теркәде. Төзелеш мәйданнарында тикшерү барышында төзелеш чүп-чары чүплеге, артык грунтны җыю, автотранспорт тәгәрмәчләрен юу пунктлары булмау һәм башка кагыйдә бозуларны ачыкланды. Төзүчеләргә карата 400 мең сум күләмендә штраф салынды.
Инспекция планлы тикшерүләрне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2010 елның 21 мартындагы 567-р номерлы карарын үтәү максатында, 2019 елның 1 апреленнән 31 маена кадәр уза торган торак пунктларның территорияләрен чистарту буенча традицион санитар-экологик икеайлык кысаларында үткәрә.
2019 елның 1 апреленнән 31 маена кадәр Татарстанның төзелеш мәйданчыклары тәртипкә китерелергә тиеш.
Чараның максаты-төзелеш өчен бирелгән җир кишәрлекләренең тиешле санитар-экологик торышын нәтиҗәле контрольдә тоту, төзелеш мәйданнарыннан калдыкларны урнаштыру объектларына вакытында чыгару, шулай ук тәгәрмәч юу пункты булу.