Яр Чаллыда 65/20 номерлы 18 катлы торак йорт ярашлылык турында бәяләмә алды. Яңа төзелешнең гомуми мәйданы 14231,9 кв.метр тәшкил итте, анда 234 фатир әзер.
2019 елның 8 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе торак йортның төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документларының таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеш таләпләренә туры килүе турында бәяләмә белән әзерлеген раслады.
Күпфатирлы торак йорт Яр Чаллы шәһәренең «Яшьлек» микрорайонында урнашкан. Генераль подрядчы - «Прикамская строительная компания» ҖЧҖ. Финанслау күп фатирлы инвестицион торак программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.