Бүген Казанда чираттагы озак төзелгән йорт тапшырылды – Четаев урамы, 14 адресы буенча урнашкан 136 фатирлы йорт файдалануга тапшырылды, аны «Свей» фирмасы» төзеде. Йорт быел файдалануга тапшырылган проблемалы йортларның беренчесе булды. Татарстан башкаласында алданган өлешчеләрнең икенче дулкынындагы 30 йортның 13е тапшырылмаган килеш кала. Дүртенче йорт өлешчеләрен көтеп алынган вакыйга белән Казан мэры Илсур Метшин котлады.
Исегезгә төшерәбез, 2019 елның 19 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документларының таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеш таләпләренә туры килүе турында бәяләмә белән торак йортның әзерлеген раслады.