ЯҢАЛЫКЛАР


20
май, 2019 ел
дүшәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында «Арча-Сеҗе» - Иске Масра автомобиль юлын реконструкцияләүнең башлануы турында хәбәр килде. Инспекция белгечләре расланган тикшерүләр программасы буенча юл төзелеше объектына күзәтчелек итәчәк.

Узган ялларда Татарстан Дәүләт төзелеш күзәтчелеге командасы 19 майда Казан Яр буенда узган «Идел буйлап йөгерү-2019» ярыммарафонында катнашты. Анда бөтен Россиядән 3500ләп йөгерешче җыйды. Чара «ЗаБег.РФ». Бөтенроссия ярыммарафоны кысаларында узды. Иң масштаблы ярыммарафон Россиянең берьюлы 15 шәһәрендә синхрон рәвештә старт алды, барысы 70 мең йөгерешче чыкты.   


17
май, 2019 ел
җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге ТРның Нурлат районының Урта Камышлы авылында 3 катлы торак йорт төзелешен башлау турында хәбәр килде.

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Казан һәм Кама аръягы территориаль органнары хезмәткәрләре ел саен үткәрелә торган «Эшкә велосипедта» акциясенә кушылды. Инспекторлар эш урынына барып җитү өчен сәламәтлек һәм экология өчен иң файдалы транспорттан файдаландылар.

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенә «Мой ритм» торак комплексында № 5 торак йорт төзелешен башлау турында хәбәр килде. Объект Казанда Патрис Лумумба урамында урнашкан.


16
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казанда «Салават Күпере» микрорайонында Нурихан Фәттах урамы буенча урнашкан торак йорт төзелешен тикшерүне төгәлләде. Тикшерү күрсәткәнчә, төзүче тарафыннан әлеге объект төзелешен тәмамлау турында хәбәр Инспекция адресына алдан бирелгән булган.

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурс узды. Конкурста 6 дәгъва итүче катнашты.

Бүген Татарстан Дәүләт төзелеш күзәтчелеге хезмәткәрләре Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин исемендәге бокс буенча Кубок ярымфиналында булдылар. Титуллы көрәштә Россия боксчысы Федор Чудинов Германия спортчысы Рафаэль Бежаранны җиңде.

Турнир Казанның «Баскет-холл»спорт комплексында узды.


15
май, 2019 ел
чәршәмбе

19 майда Татарстан башкаласында «Идел буйлап йөгерү» ярыммарафоны узачак. Чара «ЗАБЕГ.РФ». Бөтенроссия ярыммарафоны кысаларында оештырыла. ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре 10 км дистанциягә йөгерүдә һәм 21.1 км ярыммарафонда катнашачак.

Завод Mercedes-Benz йөк машиналарына һәм «КАМАЗ»ның яңа модельләренә урнаштыру өчен «Daimler» фирмасының тиңдәш элементы нигезендә йөк машиналары өчен кабина каркаслары җитештерәчәк. SFTP (Strategic Future Truck Project) кабиналары каркасы заводын төзү 2016 елда башланган. Бу автогигант содгы вакытта төзи торган иң зур сәнәгать объектларының берсе.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International