ТР Кукмара районында төзелеш материаллары кибетен реконструкцияләү тәмамланды

2019 елның 13 мае, дүшәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Төньяк-Көнбатыш территориаль органы хезмәткәрләре үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектын тикшерүне төгәлләделәр.

2019 елның 8 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе төзелеш материаллары кибетенең үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документлары таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеш таләпләренә туры килүе турында бәяләмә белән әзерлеген раслады.

Кибет Татарстанның Кукмара районы Манзарас авылында Васильковая крамында урнашкан. Бинаның гомуми мәйданы 4008,4 кв.метр тәшкил итә. Реконструкция барышында кибет бинасына янкорма ясалган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International