Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан РФ Шәһәр төзелеше кодексы нигезендә капиталь төзелеш объектларында, шул исәптән гамәлдәге норматив актлар белән регламентлана торган хезмәтне саклау нормалары һәм кагыйдәләре таләпләре буенча күзәтчелек гамәлгә ашырыла.
2019 елның агымдагы датасына Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан төзелештә катнашучыларга карата хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен гомуми суммасы 4 млн. сумнан артык 93 карар чыгарылган. Бүгенге көндә республика буенча гомуми суммасы 1740,0 мең сумлык 24 карар буенча штраф түләтелгән.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, тикшерү барышында 28 кисәтү ясалган.
Тикшерү барышында еш очрый торган төп кагыйдә бозулар булып төзелеш эшләрен башкарганда эшчеләрнең төзелеш каскалары булмау, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәү, эш урыннары саклагыч һәм иминият киртәләре белән киртәләнмәү тора.