2019 елның 21 ноябрендә Яр Чаллыда Кама аръягы төзелеш базарында катнашучылар белән киңәшмә узачак. Анда йорт салучылар, техник заказчылар, подрядчы оешмалар, башкарма комитетлар җитәкчеләре катнашачак. Утырышны ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов үткәрәчәк.
Казанның «Салават Күпере» микрорайонында 260 урынга исәпләнгән балалар бакчалары төзелде. Ике катлы биналар кабат куллану проекты буенча төзелгән. Бүген, 2019 елның 12 ноябрендә, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе әлеге объектларның проект документациясенә туры килүе турында бәяләмә бирде.
Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 14.28 статьясына үзгәреш кертү хакында» 2019 елның 4 ноябрендәге 353-ФЗ номерлы Федераль законга кул куйды. Контрольлек итүче органнарга төзелә торган объект буенча документлар тапшыруны тоткарланган төзүчеләргә штраф 500 000 сумга кадәр артачак.
Татарстан Республикасының дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәр хезмәткәрнең һөнәри белемнәре югары стандартларга туры килү белән кызыксына. Инспекциядә Инспекция хезмәткәрләрен дәүләт гражданлык хезмәте вазыйфасына туры килүгә аттестация узды.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы территориясендә торак төзелеше проектларын гамәлгә ашыручы төзелеш алып баручыларның эскроу-счетлар буенча эшкә күчүләре мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә Россия Төзелеш һәм ТКХ министры Владимир Якушев, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, төзелеш оешмалары вәкилләре катнаштылар Киңәшмәгә видеоконференция режимында республиканың муниципаль районнары да кушылдылар.
Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 2011 елдан башлап республикада ел саен 2 млн. квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырыла. Структур яктан торакны гамәлгә кертү күләмнәре социаль ипотека программасына 19% туры килә, күп фатирлы инвестицион торакка - 35% һәм индивидуаль торак төзелешенә - 45%. Торак белән тәэмин ителеш 2018 ел йомгаклары буенча уртача республикада яшәүче кешегә – 26,7 кв. м. 2019 ел буенча бу күрсәткеч 27,1 кв. метрга җитәчәк дип көтелә.
«Торак» төбәк проектының төгәлләштерелгән күрсәткечләре нигезендә Татарстан территориясендә 2019 елда 2 млн. 425 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылачак, 2024 елда 3 млн. 648 мең кв. м булыр дип исәпләнә.
Уздырылучы мониторинг кысаларында барлык төзелеш алып баручылар һәм алар гамәлгә ашыра торган төзелеш проектлары ике төркемгә бүленә. Беренче төркемгә 78 төзелеш алып баручы керә, алар 2 млн. 322 мең кв. метрда 160 күп фатирлы йорт төзиләр, шулар буенча 13 мең 178 өлеш кертеп төзү шартнамәсе төзелгән. 10 объект буенча әзерлек дәрәҗәсен раслау кирәкми, чөнки барлык урыннар да реализацияләнгән һәм эксплуатациягә кертү стадиясендә. 150 объект буенча Татарстан Республикасы муниципаль районнарының тикшереп тору органнары кирәкле критерийларга туры килү турында бәяләмәләр бирелгән. Барлык объектлар да билгеләнгән тәртиптә төзелә, эшләр барышы Татарстан Республикасы Президенты дәрәҗәсендә тикшереп торыла.
Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, проект финанславына күчкән объектлар икенче төркемгә керә. 65 объекттан банкларга заявкалар гомуми мәйданы 777 мең кв. метр булган 47 йорт буенча бирелгән. Шулардан 26 объект буенча проект финанславы шартнамәләре төзелгән, 6 объект буенча заявкалар банклар тарафыннан хупланган, 15 объект буенча заявкалар карауда, 18 объект буенча төзелеш алып баручылар проект финанславы алуга заявкалар әзерлиләр.
Владимир Якушев билгеләп үткәнчә, Татарстан күп юнәлешләр буенча алда бара, шул исәптән торак төзелеш өлкәсендә дә.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, республикада төзелеш алып баручылар һәм банклар вәкилләре белән, эскроу-счетлар кулланып, проект финанславына күчү мәсьәләләрен карау өчен даими очрашулар уздырыла. «Бу яңа эш схемасы, төзүчеләр өчен дә, финанс учреждениеләре өчен дә. Без очрашабыз, проблемалы моментлар буенча фикер алышабыз. Бу вакыт эчендә зур эш башкарылды, - диде Татарстан Президенты. – Ил җитәкчелеге безнең алда җитди бурычлар куйды. Торак халкыбызның тормыш сыйфатының мөһим критерие булуны онытмаска кирәк».
ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев
ТР Дәүләт төзелешен күзәтү хезмәткәрләре эскроу счетларыннан файдаланып, проект финанслауга күчү мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасы эш төркеменең киңәйтелгән киңәшмәсендә катнашты.
2019 елның 6 октябрендә Казан Бөтенроссия йөгерү көненә кушылды. «Казан Арена» стадионы янындагы территориядә «Милләтләр кроссы – 2019» кысаларында йөгерешләр старт алды.
Инспекторлар уртак көч белән 400 гә якын ылыслы агач - чыршы һәм карагай утыртты. Шуның белән хезмәткәрләр табигатьне саклауга һәм Татарстан урманнарына сакчыл мөнәсәбәткә үзләреннән өлеш керттеләр. Саф һавада берничә сәгать вакыт уздырып, алар бик күп уңай кичерешләр алды.
Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәр хезмәткәренең югары стандартларга туры килүе белән кызыксына. 2019 елның 2 октябрендә Инспекция хезмәткәрләре биләгән дәүләт граждан хезмәте вазифаларына туры килүгә аттестацияләү узды.
«Экстремизмга – Юк!» декадасы кысаларында инспекциядә балалар рәсеме конкурсы үткәрелде, анда хезмәткәрләрнең балалары катнашты. Конкурста катнашучылар әлеге тема буенча үз фикерләрен һәм белемнәрен белдерергә тырыштылар. Һәр эштә индивидуальлек, бүгенге көндә булган проблемаларны белү, тыныч илдә яшәү теләге сизелә.