Расланган программа кысаларында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе инспекторлары Казанда төзелә торган объектларының берсендә тикшерү уздырды. Төзелеш «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында алып барыла. 20 катлы бинада хәзер вентиляцияле фасад монтажлыйлар.
Әлеге эшләр күтәртү механизмнары – төзелеш люгын кулланып башкарыла. Тикшерү чаралары, шул исәптән, югарыда эшләр башкарганда хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасын үтәү предметына карата да үткәрелде. Тикшерү барышында төзелеш мәйданчыгында хокук бозулар ачыкланмады.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе, югарыда эшләгәндә, техника иминлеген бозуның тискәре нәтиҗәләргә китерә алу ихтималына бәйле рәвештә, гамәлдәге законнар нигезендә барлык кирәкле таләпләрне тайпылышсыз үтәргә киңәш итә.
Җиһазларны көйләп җибәрү яки сынаулар уздыру барышында эш башкарыла торган урыннарда чит-ятларның катнашуы рөхсәт ителми. Приборлар һәм җиһазлар эше оешма – технологик процессны оештыруның техник документациясе нигезендә башкарылырга тиеш.
Фасад күтәрткечләрен, асылмалы баскычларны һәм люлькаларны файдаланганда хезмәткәр хезмәтне саклау һәм инструктаж рәвешендә вазифаи бурычларның таләпләренә өйрәтелергә тиеш. Эшкә мөстәкыйль керешер алдыннан ул тәҗрибәле хезмәткәр җитәкчелегендә стажировка узарга тиеш.
Биек урыннарда эшләр башкарган вакытта, җир өслегеннән 5 метрдан югарырак өслеккә төзелеш люлькасы күтәртелгәндә хезмәткәрләрне егылудан саклый торган төп чара – иминият инвентаре һәм иминият каешы. Кагыйдәләр нигезендә тросны төзелеш люлькасына беркетергә кирәк. Алга таба тросның хәрәкәте ирекле булырга, аның чыгып торган конструкцияләр белән ышкылуына юл куелмаска тиеш.
Төзелеш Татарстан территориясендә иң куркыныч эшчәнлек өлкәләренең берсе булып кала. Көн саен эчке контрольне һәм хезмәткәрләрнең үз-үзләрен тоту дисциплинасын тәэмин итү мөһим.