ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Татарстанның Питрәч районында 1224 урынга исәпләнгән мәктәпне тикшерде

2020 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

Тикшерүләр программасы нигезендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең инспекторлар составы 1224 урынга исәпләнгән гомуми белем бирү мәктәбе төзелешен тикшерде. 

Әлеге яңа уку йорты ТР Питрәч муниципаль районындагы «Усадьба Царево» торак комплексында төзелә. Мәктәпнең гомуми мәйданы – 24625,2 кв.метр.

Проект кысаларында кече һәм өлкән сыйныфлар өчен блоклардан торган 4 катлы мәктәп, гомуми белем бирү бүлмәләре төзелә.

Уку йортында төшке аш залы, бассейн, медпункт, спорт залы, уку залы булган китапханә, административ-көнкүреш бүлмәләре һәм башка ярдәмче һәм техник бүлмәләр каралган. Мәктәп территориясендә спорт һәм уен мәйданчыклары, чаралар үткәрү өчен иҗтимагый зона проектланган.

«Хәзерге вакытта объектта бизәү, эчке инженерлык челтәрләрен монтажлау эшләре бара», - дип билгеләп үтте ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов.

Мәктәп уку елы башында ачылыр дип планлаштырыла. Тикшерү нәтиҗәләре буенча хокук бозулар ачыкланмады. Мәктәп төзелеше «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International