Татарстанның Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә коронавирус йогышын профилактикалау буенча чаралар комплексы үтәлә

2020 елның 26 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә COVID-2019 таралу куркынычын киметү буенча чаралар комплексы башкарыла.

Барлык хезмәткәрләргә шәхси һәм иҗтимагый гигиена кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү кирәклеге турында киңәшләр бирелде. Эш урыннары көнгә ике тапкыр юып чистартыла, кабинетлар җилләтелә, хезмәткәрләр битлек киеп йөри. Шул ук вакытта дәүләт хезмәтләре эш режимында күрсәтелә. 

«Күрелә торган чаралар коронавирус инфекциясе таралу куркынычын киметүгә юнәлдерелгән», – дип өстәде ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International