ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге башлыгы Василий Кудряшов Түбән Новгородта Россия Федерациясе субъектларының төбәк дәүләт төзелеш күзәтчелеге органнарының VII төбәкара конференциясендә катнашты. Конференциядә катнашучылар дәүләт контроле сыйфатына, шәһәр төзелеше законнарындагы үзгәрешләргә, төзелеш эшчәнлеге өлкәсендә хокук бозуларны профилактикалауга бәйле мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
2019 елның 4 декабрендә инспекциядә вакантлы вазыйфаларны биләүгә һәм дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашыру тәртибен үтәүне тикшереп тору бүлегенә, хокук идарәсенә һәм административ-хуҗалык белән тәэмин итү бүлегенә дәүләт граждан хезмәтенең кадрлар резервына кертелүгә конкурс узды.
ТатТатарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге хезмәткәрләре 5 һәм 6 декабрьдә Түбән Новгородта Россия Федерациясе субъектларының дәүләт төзелеш күзәтчелеге органнарының төбәкара конференциясендә катнашачак.
Инспекциядә дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашыру, 2019 елда төзелеп бетә торган объектларда йомгаклау тикшерүләре уздыру буенча видеоконференцэлемтә режимында территориаль органнар җитәкчеләре белән аппарат киңәшмәсе узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасының дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов алып барды.
Бүген, 2019 елның 2 декабрендә, Татарстан Республикасы дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе «Молодежный» торак комплексының беренче йортының төзелгән, реконструкцияләнгән капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектын энергетика ресурслары кулланыла торган исәпкә алу приборлары белән җиһазландыру таләпләренә туры килүе турында әзерлеген раслады.
2019 елның 29 ноябрендә инспекциядә вакантлы вазыйфаларны биләүгә экспертизалар, тикшерүләр һәм сынаулар үткәрүне күзәтчелек итү буенча территориаль органга конкурс узды.
Кандидатлар ике конкурс процедурасы узды - тест һәм конкурс комиссиясе белән әңгәмә.
Комиссия утырышында бәйсез экспертлар сыйфатында “АБАДА” фәнни-интеграцион берләшмәсенең Фәнни-методологик тәэмин итү департаменты җитәкчесе, доцент, фәлсәфә фәннәре кандидаты Сафиуллин Ленар Касыйм улы, КДАТУның “Нигез, фундамент, корылмалар динамикасы һәм инженерлык геологиясе” кафедрасы мөдире, техник фәннәр докторы, профессор Мирсаяпов Илизар Тәлгать улы катнашты.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе ноябрь ае өчен коррупциягә каршы бюллетень чыгарды.
Стратегик сессия кысаларында яңа “Тикшерүләрнең көзгеле реестры” МСП Бизнес-навигатор порталының яңа сервисы тәкъдим ителде. Бу механизм МСП Корпорациясе тарафыннан Генераль прокуратура, Икътисади үсеш министрлыгы белән берлектә Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе буенча контроль-күзәтчелек органнары катнашында эшләнгән.
Татарстан Республикасында 2019 елда күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасы 98,94%ка үтәлгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 21 ноябрьгә мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт эшләре 112 объектның 101 объектында тәмамланган. Калган 11 объектта эшләр дәвам итә.
Республикада ресурс үзәкләренә дә капиталь ремонт дәвам итә. 21 ноябрьгә пландагы 15 объектның 14сендә эшләр төгәлләнгән.
Татарстан авыл клубларын төзү буенча республика программасын гамәлгә ашыруны да дәвам итә. 22 ноябрьгә 16 объектта эшләр тәмамланган. Тагын 5 объектта эшләр бара, шул исәптән түбә ябу (2 объектта), эчке эшләр, ишек-тәрәзәләр кую, челтәрләр уздыру (3 объектта).
Мәдәни объектларга капремонт 21 ноябрьгә пландагы 40 объектта төгәлләнгән. Тагын 1 объектта эшләр дәвам итә.
Халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү буенча блоклы-модульле пунктлар төзү дәвам итә. 22 объектта да эшләр бара.
21 ноябрьгә Татарстан Республикасының халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча 31 учреждениесендә капиталь ремонт төгәлләнгән. 3 объектта эшләр дәвам итә.
Муниципаль архивлар урыннарына капиталь ремонт эшләре пландагы 13 объектның берсендә генә калган.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов төзүчеләрне барлык эшләрне дә сыйфатлы башкарырга өндәде. Ул ассызыклаганча, башкарылучы эшләргә катгый контроль ясалырга тиеш.
ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.
Төзелеш процессында катнашучылар белән киңәшмә Яр Чаллы мэриясендә узды. Утырышны ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов үткәрде.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Татарстанда очрашулар сериясе үткәрә, диалог режимында төзүчеләргә шәһәр төзелеше кодексында үзгәрешләрне аңлата һәм проблемалы сорауларга җавап бирә.