2020 елның 20 нче мартында Чистай шәһәрендә Инспекциянең дәүләт граждан хезмәткәрләре тарафыннан керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти холыклы йөкләмәләре турында белешмәләр тутырганда барлыкка килә торган иң актуаль сорауларга аңлатма бирү максатында семинар-киңәшмә узды.
Киңәшмә кысаларында дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге башлыгы Н.А. Габсәләмова һәм коррупциячел һәм башка хокук бозуларны профилактикалау эше өчен җаваплы зат А.З. Игнатьева чыгыш ясады. Керемнәр турында белешмә формасындагы һәр бүлекчәне тутыру буенча киңәшләр бирелде.
Семинарда капиталь төзелеш объектларының төзелешен һәм үзгәртеп корылышын күзәтү буенча Кама Аръягы территориаль органы хезмәткәрләре катнашты.
Семинарда катнашучылар активлык күрсәтте, керемнәр турында белешмәләр тутырганда барлыкка килгән аерым очраклар буенча үзләрен кызыксындырган сорауларны җиткерде.