ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең утырышы булды

2020 елның 20 марты, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең утырышы булды.

Утырышта мобилизацияле әзерлекне оештыру һәм үткәрү, Инспекциядә норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү, коррупциягә каршы көрәш турындагы законнарда үзгәрешләр һәм башка мәсьәләләр каралды.

Киңәшмәдә шулай ук республика һәм федераль әһәмияттәге кайбер норматив документлар, социологик тикшеренүләр, коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча әзерләнгән актуаль аналитик мәгълүмат турында фикер алыштылар.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International