2020 елның 19 нчы мартында ТР ДТК инспекциясе башлыгы каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең утырышы булачак

2020 елның 18 марты, чәршәмбе

2020 елның 19 нчы мартында, 10 сәгатьтә киңәшмәләр залында Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең утырышы булачак.

Комиссия утырышында түбәндәге мәсьәләләр каралачак:

1. Инспекциядә мобилизацияле әзерлекне оештыру һәм үткәрү турында.

2. Инспекциядә норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү эшенең торышы турында.

3. Коррупциягә каршы көрәш турындагы законнарда үзгәрешләр турында.

4. Россия Федерациясе Президентының «Россия Федерациясе Президентының кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында» 2020 елның 15 гыйнварындагы 13 номерлы указын; «Татарстан Республикасы Президентының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча аерым указларына үзгәрешләр кертү турында» 2020 елның 4 мартындагы ПУ-137 номерлы указын карау хакында.

5. Татарстан Республикасы Социаль-икътисадый мониторинг комитеты тарафыннан үткәрелгән «Татарстан Республикасында коррупция турында халык фикерен өйрәнү» 2019 елгы социологик тикшеренүләрнең нәтиҗәләрен карау турында.

6. Татарстан Республикасы Прокуратурасы тарафыннан әзерләнгән 2019 елның 9 аенда Татарстан Республикасында коррупциягә каршы көрәш законнары үтәлешенә күзәтчелек практикасын анализлау нәтиҗәләре турындагы мәгълүматны карау хакында.

7. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 4 апрелендәге 225 номерлы карары белән расланган «Интернет» челтәрендә коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары рәсми сайтлары бүлекләрен урнаштыруга һәм тулыландыруга карата бердәм таләпләр үтәлешенә мониторинг нәтиҗәләрен карау турында.

8. Россиякүләм иҗтимагый коррупциягә каршы форумның 2019 елның 12 декабрендә кабул ителгән «Хакимият, Җәмгыять, Бизнес коррупциягә каршы: Практика һәм перспективалар» резолюциясен карау турында.

9. Татарстан Республикасы Прокуратурасы материаллары нигезендә Татарстан Республикасы Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе тарафыннан әзерләнгән 2019 елда коррупциягә каршы көрәш турындагы законнар үтәлешенә күзәтчелек нәтиҗәләре турындагы мәгълүматны карау хакында.

10. Татарстан Республикасы Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе тарафыннан әзерләнгән Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасында җирле үзидарә органнары тарафыннан 2019 елда тапшырылган белешмәләрне анализлау нәтиҗәләре буенча коррупциягә каршы көрәш чараларын гамәлгә ашыру турындагы  күзәтүне карау хакында.

11. РФ Хөкүмәтенең 2014 елның 9 гыйнварындагы 10 номерлы карары белән расланган Затларның аерым категорияләре тарафыннан протокол чараларына, хезмәт командировкаларына һәм башка, хезмәт (вазыйфа) бурычларын үтәүгә бәйле рәвештә катнашыла торган рәсми чараларга бәйле рәвештә бүләк алынуы турында хәбәр итү, бүләкне тапшыру һәм бәяләү, сату (сатып алу) һәм аны сатудан алынган акчаны күчерү хакында бертип нигезләмәне куллануга бәйле аерым мәсьәләләр буенча РФ Хезмәт министрлыгы Аңлатмаларын карау турында.

12. Коррупциягә каршы көрәш максатларында һәм башка хокук бозуларга каршы тору максатларында дәүләт хезмәткәрләре тарафыннан этика нормаларын үтәү буенча РФ Хезмәт министрлыгы Кинәшләрен карау турында.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International