2020 елның 16 нчы мартында Татарстан Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов аппарат киңәшмәсе үткәрде, анда эшнең төп юнәлешләре билгеләнде, 2020 елның икенче кварталына бурычлар куелды. Үз чыгышында Василий Кудряшов коронавирус таралуга бәйле вәзгыятькә басым ясады. Ул хезмәткәрләргә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Санитар-эпидемиологиягә каршы комиссиясенең «Коронавирус йогышын кертү һәм тарату куркынычын киметү буенча өстәмә чаралар турында» 2020 елның 13 нче мартындагы карары нигезендә хәтәр йогышлы авыруны профилактикалау һәм аннан саклану чараларын үтәргә, шулай ук чит илләргә вакытлыча чыкмаска киңәш итте.
«Хезмәткәр истә тотарга тиеш: Россиядән читкә киткән хезмәткәрләр кире әйләнеп кайткан вакытта 14 көн дәвамында үз-үзләрен изоляцияләргә бурычлы», - дип билгеләп үтте Василий Кудряшов.
Утырыш барышында Инспекциянең сынаулар һәм тикшерүләр уздыру буенча территориаль органын алга таба матди-техник яктан тәэмин итү турында хәбәр ителде, 2020 елда Шәһәр төзелеше кодексында хосусый торак төзелешенә тикшерүләр өлешендә Инспекциягә йөкләнгән төзелеш контролен гамәлгә ашыру өчен заманча җиһазлар сатып алыначак.
Утырышны тәмамлап, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге башлыгы тикшерүләр уздырганда гамәлдәге регламентларга катгый таянып эш итәргә, бирелгән күрсәтмәләрне җентекләп нигезләргә, «Наш двор» республика программасын гамәлгә ашыру кысаларындагы эшләргә әзерләнергә кушты.